Яшел Үзән

Тайвань премиясе канатландыра

Яшел Үзәндә яшәүче кул чукларсыз музыкант Алексей Романов «Тормышка мәхәббәт» дәрәҗәле премиясенә лаек булып, тормышта бернинди дә чикләүләр булмавын кабат исбатлады.

Очрашуыбыз аның ерак Тайвань утравына барып кайтуы белән бәйле. Физик мөмкинлеге чикле булса да, аңа чит ил чикләре хәзер һәрчак ачык. 
Тайваньның Тайчжун шәһәренә музыкант «Тормышка мәхәббәт» («Любовь к жизни») премиясен алырга республика президенты тарафыннан чакырылган. Биредә ел саен Чжоу Дагуань исемендәге мәдәни-мәгариф фонды кыенлыкларны җиңүче һәм үз үрнәкләрендә алга барырга өйрәтүче талантлы кешеләрне бүләкли икән. Премия 22 ел дәвамында бирелеп килсә дә, Россиядә аны алучылар әле булмаган. Ә Алексейны алар бер ел элек Мәскәүдә әлеге ил әмирлегендә оештырылган концертта күреп калган. Быел Тайваньга 20 номинант чакырылган. 
– Польшадан 27 яшьлек кулсыз рәссам бик истә калды, – дип үз хисләре белән уртаклаша Алеша. – Ул карандаш белән кеше портретларын ясый. Аның эшләренә карасаң, тының кысыла. Терсәгенә кадәр ике кулсыз, Индонезиядән килгән хатын-кызның фотоларына, Япониядән пианист-аутист чыгышына таң калдым. Күргәннәремнән алган эмоцияләремне сөйләп-аңлатып бетерә алмыйм. Һәр номинант – могҗиза! 
Утрауда җиде көндә Алексейның үзе турында да газеталарда язып, телевидениедә күрсәтеп торганнар. Ул мәктәпләрдә, дәваханәләрдә, югары уку йортларында чыгыш ясаган. Бөтен җирдә аны ачык йөз белән каршы алганнар. 
– Бер клиникада чыгыш ясаганда, баш табиб үз хисләрен тыя алмыйча тезләнеп, Алексейның кулларын алып үз битенә кысты. Моны күз яшьләрсез күзәтү мөмкин түгел иде, – ди музыкантның әнисе. – Изге Доминик чиркәве каршындагы мәктәптә исә, аңардан автограф алырга озын чират тезелде. Алешага бик нык тирләргә туры килде. Берсеннән дә баш тарта алмыйсың, популярлык көч таләп итә. 
Тумыштан кул чукларсыз Алексейны мондый сәяхәтләрдә тәрбиягә алган әнисе – Луиза Левачкова озатып бара. Бу талантлы пианистның озын булмаган биографиясен ике өлешкә бүләргә була: балалар йорты һәм Левачковлар гаиләсе. Сәләтен үстерү, дөньяга таныту – боларга шушы гаиләдә яши башлагач ирешелә. Әйдәп баручысы, һичшиксез, әнисе. Терәк һәм ярдәм булмаса, ирексездән, ятим һәм физик мөмкинлеге чикле яшүсмергә алда бик кыен булыр, бәлки таланты да шул килеш йомылып калыр иде. Алексей үзе бик зыялы һәм сәләтле кеше. Аңардан ниндидер энергетика бөркелеп тора. Аралашучан, кешелекле һәм олы йөрәкле ул. Шуңа аны тайваньлылар да бик яраткан. Биргән бүләкләрнең саны юк. Барысы да махсус Алексей өчен, мәгънә салып ясалган. Экскурсияләрдә дә йөрткәннәр. Океан белән хозурланганнар. Аларда бу ил һәм эчкерсез халык искиткеч зур тәэсир калдырган. Биш йолдызлы отельдән алып ресторанда бирелгән ризыкларга кадәр – берсен дә онытырлык түгел. 
– Тайваньда икмәк, тоз һәм шикәр юк иде, – дип сөйли Алексей. – Без еш куллана торган бу ашамлыклар, бигрәк тә ипи булмагач, башта аптырап калдык. Аның урынына тәмләткечләр, соуслар бик күп. Гөмбәдән нинди генә ризыклар әзерләмиләр. Дөге, әлбәттә инде, бөтен җирдә бар. Озак итеп, тәмләп чәй эчеп утырырга яраталар. Чәе бик хуш исле, үзенә тартып тора. Мин үзем вегетариан кухнясын яратам, ә анда ул да бик төрле. Бамбуктан пешерелгән ризыкны үз иттем. Яшәүчеләре өйдә түгел, күбрәк кафе-рестораннарда тукланырга күнеккән. Велосипед һәм скутерларда йөрүчеләр бик күп. Табигате искиткеч матур, җылы һәм рәхәт. Халкы да кунакчыл һәм ачык күңелле. Бөтен җирдә «сеси»— (рәхмәт) сүзен генә ишетәсең. Бу сүз әле дә колакта яңгырап тора. 
Алексей Романовны чит илләргә халыкара чараларда чыгыш ясарга чакыралар. Куллары гына түгел, аның бер аягы да протезда, шуңа күрә аны әледән-әле алмаштырып торырга кирәк. Соңгысын алар Техастан махсус программа кысасында ясатып кайтканнар иде. Аңа кадәргесе бик тупас һәм авыр булып, тора-бара икенче аягына да тәэсир ясаган. Шуңа күрә Америка табибларына анысын да дәваларга туры килгән. «Техас аягы» белән ул хәзер үз аягындагыча йөри. 
Бу ел Алексей Романов өчен Тайвань премиясеннән тыш, тагын ике зур вакыйга белән истәлекле: беренчедән, ул мәктәпне уңышлы тәмамлап, КАИга укырга кергән. Икенчесе – пианинолы булу. Моны аңа «Плюс семь» Россия төбәкләре үсеше хәйриячелек фонды биргән.
– Мондый бүләк турында мин, хәтта, хыяллана да алмаган идем, – ди музыкант. – Компактлы, тавышын үзеңчә көйләп наушникта уйнарга була. Бер кешегә комачауламыйсың. Бу санлы җайланмада фортепиано тавышын гына түгел, скрипканы да, бөтен оркестрны чыгару мөмкинлеге бар. Мин хәзер аңарда үземнең көйләрне чыгарып та ләззәтләнәм. Иҗатка дәртләндерә. Искиткеч!
Чынлап та, Алексейга ул зур мөмкинлекләр ача. Бу үзенчәлекле музыкантны үзләре эзләп тапкан хәйриячеләргә «Афәрин!» дип әйтергә генә кала. Әлбәттә, моның кебек ярдәм соңгысы булмасын иде. Чөнки, аларның берсе дә бушлыкта эленеп калмый, Алексей аны үзгә чыгышлары белән исбатлый. Кызганычка, протезлы аяклары белән аңа көн саен бишенче катка менеп-төшеп йөрергә кирәк. Үзен тәрбиягә алган гаилә белән бер фатирда яши. Бәлки, киләчәктә, бу талант иясенә бәхет кояшы тагын елмаер. Уңайлы фатирлы да булып куяр. Аллаһ Тәгаләнең кодрәте зур. Әнә бит, әллә кайдагы Тайваньда да аны белгәннәр, күргәннәр. Алексей, уңышлар һәм тагын бер тапкыр уңышлар сиңа! Тайвань премиясе яңа үрләргә канатландырсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: