Яшел Үзән

ТАТУ ЭШЛӘҮГӘ НИ ҖИТӘ!

Зәйнәп апа Кәлимуллина белән танышуым очраклы килеп чыкты. Ишегалдында җыелып утырган әбиләрдән «Яшел Үзән» газетасын кем алдыра, дип сорагач, аның фатирын күрсәттеләр миңа. Мөхтәрәм апабыз газетабыз чыга башлаганнан бирле аңа язылып, җентекләп укып һәм, югалтмыйча, елын-елга теркәп бара икән. Менә шулай хөрмәтли яраткан газетасын Зәйнәп апа. Яше 84кә җитсә дә...

Зәйнәп апа Кәлимуллина белән танышуым очраклы килеп чыкты. Ишегалдында җыелып утырган әбиләрдән «Яшел Үзән» газетасын кем алдыра, дип сорагач, аның фатирын күрсәттеләр миңа. Мөхтәрәм апабыз газетабыз чыга башлаганнан бирле аңа язылып, җентекләп укып һәм, югалтмыйча, елын-елга теркәп бара икән. Менә шулай хөрмәтли яраткан газетасын Зәйнәп апа.

Яше 84кә җитсә дә аның белән сөйләшүе үзе бер күңелле сәхифә булды. Сәламәтлегенә зарланмый ул. Дөрес, соңгы вакытта аягы бераз сызлап борчый икән, әмма дәва алгач төзәлер дип өметләнә. Моңа хәтле авырганы булмаган. Аллаһка шөкер, яхшы ишетә, күзләре дә әйбәт күрә. Ә инде хәтере... Хәтер йомгагын бергәләп сүттек.

...Сугыш башланганда аңа унбер яшь була. Гаиләдә дүрт баланың иң олысы - ул. Әтисе яуга китә, әнисе иртә таңнан колхозда бил бөгә... Утынын - печәнен әзерләргә һәм, гомумән, өй эшләренең барысына да Зәйнәпкә өлгерергә кирәк була.

- Энем белән җәй көннәрендә урманнан кайтып кермәдек инде: кышка утын, сыерыбызга печән ташый идек. Авыр булса да, малны асрадык, кечкенәләрне сөттән өзмәдек, - дип сөйләде Зәйнәп апа.

Сүз дә юк, авыр хезмәттә чыныгып үсә кыз бала. Сугыш тәмамлангач, башка хатыннар белән Мәскәү өлкәсендә торф чыгаруда эшли. Авырлыгына бирешми, әмма туган якны сагыну хисләре тынгылык бирми яшь йөрәккә. Һәм ул, читтән кайтып, 1953 елда Яшел Үзәндәге корабль төзү заводына эшкә керә. Булачак ире Фәһимне дә шунда очрата. Фәһим - кою цехында, Зәйнәп апа башта - хәрби корабльләр җыю цехында, аннары мәгълүм «Метеор»лар җыю цехында хезмәт куя. Фидакарь тырышлыгы өчен уңган эшче күптөрле бүләкләргә лаек була. Хәтта «Хезмәт Даны» ордены белән олылыйлар Зәйнәп апаны. Заводта эшләгән чагын бигрәк тә тәфсилләп сөйләде ул.

- Без кызлар белән бригадага оешып эшли идек. Дус яшәдек, дус эшләдек. И-и, тату эшләүгә ни җитә! Кем әйтмешли, бер конфетны бөтенебезгә бүлеп, бергә чәен эчтек, бергә җыр­лый-җырлый «Метеор»ны буядык һәм бизәдек. Ял көне, бәйрәм дип тормый идек - заказны вакытында җибәрер өчен, аны тизрәк буяп-бизәп бетерер­гә тырыштык. Кайвакыт, эш белән мавыгып, Иделгә чыгуыбызны да сизми кала идек. Эчендә эшли-эшли, «Метеор»да Козловка прис­танен урап кайта идек. Корабльнең тәүге тапкыр йөзеп каравында катнашуыбыз шулкадәр шатландыра иде безне, инде күпме еллар узгач та, иптәшләрем белән очрашсам, шуларны искә төшерәбез...

Ильяс Салихҗанның әлеге язмасының тулы вариантын газетадан - 11 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: