Яшел Үзән

«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде

Бу хакта Татарстанның рәсми порталы хәбәр итә.

Билгеле булганча, агентлыкның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов "Татспиртпром" ААҖнең башлыгы итеп билгеләнде.

Айрат Зарипов исә яңа вазифага Роскомнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урыныннан килде. Анда ул 2010 елның февраленнән эшләде.

Белешмә:

1962 елның 8 августында Казанда туган.

Казан дәүләт педагогика университетында "физика" белгечлеген ала. Шулай ук "менеджмент" белгечлегенә дә ия.


Эш урыннары:

1991-1992 еллар - Идел буе районы башкарма комитеты Халык депутатлары Советының яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе

1992-1994 еллар - Казанның Идел буе районы администрациясенең яшьләр эшләре комитеты рәисе

1994-1995 еллар - Казан шәһәре администрациясенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе

1995-2002 еллар - Казан шәһәре администрациясенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә Идарәсе җитәкчесе

2002-2006 еллар - Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге җитәкчесе

2006-2010 еллар - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе

2010 елдан - РОСКОМНАДЗОРның Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе

Өйләнгән, ике кыз үстерәләр.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: