Реклама
Регионда иң зур медиакомпанияләрнең берсе - "ТАТМЕДИА"" акционерлык җәмгыяте "ТАТМЕДИАның легендар брендлары" конкурсын үткәрә.
Бу газета, журнал редакцияләренең, телекомпанияләрнең, электрон чараларның үзләре турында сөйләгән иң мавыктыргыч кызыклы хәлләргә багышланган конкурс.
Татарстанда күп кенә газета-журналлар 90-100 ел элек, ә кайберләре исә революциягә кадәр үк нәшер ителә башлаган. Ә кемдер республиканың мәгълүматлар кырында күптән түгел генә пәйда булды һәм инде үз сүзен нык әйтә алучы басмага әйләнде. Һәр редакция үзләренең архивларында казынып, иң кызыклы хәлләрне туплады һәм аны тавыш бирү өчен халык хозурына тапшырды. Хәтта заманча мультимедия редакцияләр дә читтә калмады, оештыручылар алар өчен аерым номинация булдырды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары легендалары белән танышканда шаккатыргыч тарихи вакыйгалар белән таныша аласыз. Мәсәлән, бер район газетасына нигез салучының - безнең якта гражданнар сугышы чорында хәрби хезмәттә булган бөтендөньяга танылган язучы Ярослав Гашек булуын күпләр белми торгандыр әле. Телерадиокомпаияләр исә берникадәр ирония белән өйдән алып килгән видеомагнитофоннар һәм кассеталар ярдәмендә беренче тапкыр эфирга чыгуларын сөйләр. Ә легендар татар журналларының берсе коточкыч авыр Бөек Ватан сугышы елларында укучыларына бөктәр-бөктәр бәйләнгән килеш парашютта очып төшүе турында истәлекләре белән уртаклашыр.
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте Татарстан халкын массакүләм мәгълүмат чаралары сөйләгән тарихи вакыйгаларны укып, үткәнебез турында искә төшерергә чакыра. Күп кенә яңалыкларны да белә алачаксыз. Нәкъ менә газета-журналлар битләрендә, телерадиокомпанияләр сюжетларында илебез тарихы, халыклар традицияләре, якыннарыбыз язмышы чагыла бит. Журналистлар вакыйга уртасында кайнап, сюжетларда һәм басма битләрендә монда һәм хәзер булган вакыйгаларны тарихка кертеп калдыра. Tatmedia.ru сайтына кереп, конкурс эшләрен укыгыз һәм бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирегез.
Легендаларны белегез! Брендны сайлагыз!
Реклама+16
Акцияне оештыручы - "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте
Тулырак мәгълүматны tatmedia.ru сайтына кереп укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа