Яшел Үзән

Татлы балның файдасы һәм зыяны

Бал аерту вакытлар җитеп килә. Хәер, быел алынган татлы ризык базарда сатыла да инде. Өлгерләр монда да алдынгы рәттә. Әмма табыш артыннан куып күрше-тирәне рәнҗетүчеләр дә бар икән. Балның кыйммәтләнүен күздә тотмыйм бу юлы. Менә шул тәмле ризыкны җыючы кортлар кешене чагып теңкәгә тия. Бал кортының чагуы яңалык түгел инде,...


Бал аерту вакытлар җитеп килә. Хәер, быел алынган татлы ризык базарда сатыла да инде. Өлгерләр монда да алдынгы рәттә. Әмма табыш артыннан куып күрше-тирәне рәнҗетүчеләр дә бар икән.

Балның кыйммәтләнүен күздә тотмыйм бу юлы. Менә шул тәмле ризыкны җыючы кортлар кешене чагып теңкәгә тия. Бал кортының чагуы яңалык түгел инде, күпләр аның белән балачакта ук таныша. Тик менә шул кечкенә генә бөҗәкнең агуын төрле кеше төрлечә кичерә шул. Ни кызганыч, җаны тәслим кылучылар да бар. Кортлардан бәйледер, мөгаен. Безнең заманныкылар усалраклар, дигән фикер белән килешми мөмкин түгел. Эшмәкәрләр, билгеле, танылган токымлыларны алырга һәм үрчетергә тырыша. Бер үк вакытта балны күбрәк ташыячаклар ич алары. Андый хәллеләр чаксалар чага инде! Кешегә нишләргә соң? Аеруча эшмәкәрнең күршеләре интегә. Бакчаларына чыгарга да куркып үткәрәләр кайберләре матур җәйне.
Әлбәттә, умарта тотучы, якын-тирәләрен кыен хәлдә калдырмас өчен, кулыннан килгән бар чараларны да күрергә тиеш. Беренче чиратта, умартачылык законда каралган кагыйдәләр буенча корылырга тиеш. «Татарстан Республикасында умартачылыкка дәүләт ярдәме һәм дәүләт тарафыннан тәртип кертү турында» дип атала ул закон. 2010 елның 22 ноябрендә кабул ителгән закон 83-ЗРТ саны белән теркәлгән. Без биредә шул законның, умартачылык белән кызыксынганнар өчен мөһим булган, берничә статьясын китерәбез.
- Умартачылыкта хокукый мөгамәләләрне тәртиптә тоту РФ һәм ТР Конституцияләренә таянып башкарыла. Конституциягә яраклы рәвештә кабул ителгән РФ, ТР, һәм җирле үзидарә карарлары да үтәлергә тиеш.
- Умартачылык белән физик һәм юридик затлар шөгыльләнә ала.
- Умартачыга оялар саны буенча чик куелмый.
- Умартачылык өлкәсендә дәүләт ярдәме каралган. Беренче чиратта, бал кортлары арасында чир таралуга, агрохимикатлар белән агулануга каршы көрәш чараларын үткәрүдә дәүләт ярдәм итә. Урманда умартлык урнаштырган очракта, урман кишәрлекләре өчен аренда түләүләренә ташлама бирелә. Җирле үзидарә оешмалары өстәмә рәвештә башка ярдәм чаралары күрә ала.
- Умартачы умарталарын үзенең җирендә яисә арендага алган җир кишәрлегендә урнаштыра ала. Кешене бал корты чагуыннан яки бимазалап аның нервасына зыян китерүдән саклану өчен, умарта оясы җир чигеннән ун метр читтәрәк куелырга тиеш. Яки җир кишәрлекләре биеклекләре ике метрдан да ким булмаган бина, корылма, тоташ койма яисә бал бирүче агачлар һәм куе куаклыклар белән аерылырга тиеш. Умартачылык шулай ук терлекчелек корылмаларыннан - 1 чакрым, кондитер һәм химия предприятиеләреннән 5 чакрым читтәрәк урнашырга тиеш.
- Күчмә умарталык хуҗаларына җир хуҗалары җир кишәрлеге бирергә хокуклы. Күчмә пасека стационар пасекадан 4 чакрым читтәрәк урнашырга тиеш. Күчмә пасека яңа урында урнашкач, аның хуҗасы бу турыда җирле үзидарәгә хәбәр итәргә һәм пасека паспортын күрсәтергә тиеш.
- Бал сатканда умартачының ветеринария-санитария паспорты һәм балына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелүе турында документы булу зарур.
- Умартачы дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларыннан тирә-юньнең чисталыгы турында һәм бал кортларына куркыныч янаучы хәл турында мәгълүмат алырга хокуклы.
- Умартачылыкта закон бозылган очракта, закон тәртибендә җаваплылакка тарту карала.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: