Яшел Үзән

Татарстанның үзенчәлекле яшьләре күптән түгел "Пусть говорят"та катнашты

Узган атнада 1 каналның "Пусть говорят" тапшыруында Татарстаннан 16 яшьлек Алексей Романов белән 21 яшьлек Ләйсән Зарипованы күрсәттеләр.

Алар данлыклы Ник Вуйчич белән булган тапшыруда катнаштылар. Яшел Үзән егете Алексейның тумыштан ике кулының да чуклары юк, ә Саба кызы Ләйсәндә исә Даун синдромы.

Әмма алар, бернигә дә карамастан, актив тормыш рәвеше алып баралар. Балалар йортында тәрбияләнеп, күптән түгел генә гаиләгә алынган Алексей, бармаклары булмаса да, пианинода менә дигән итеп классик әсәрләр уйный (кеше ышанмаслык хәл!). Ә бит ул моннан ике ел элек хәтта ноталарның ни икәнен дә белмәгән. Ләйсән дә бик актив кыз: ул фитнес белән шөгыльләнә, бии, төрле фестиваль-конкурсларда катнаша, бәйли, әти-әнисенә йорт эшләрендә булыша.

Алексей белән Ләйсән "Пусть говорят"ның кунагы - тумыштан ике кулсыз, ике аяксыз кеше - дөньякүләм танылган шәхес Ник Вуйчич белән очраштылар, күрештеләр, кочаклаштылар һәм аңа үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

Ник Вуйчич Русия шәһәрләре буйлап "Чикләнүләрсез тормыш" дигән тамаша күрсәтеп йөри икән. 30 майда ул Казанда "Татнефтьарена"да чыгыш ясаячак. Легендар шәхес Алексей белән Ләйсәнне шундагы очрашуга чакырды.
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: