Яшел Үзән

Татарстанга яшен һәм көчле җил якынлаша

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.

Республикада якын арада һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, бүген - 20 июньдә, көндез һәм кичен урыны белән яшен, кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитә.

Кисәтү 20 июньдә 10:00-21:00 сәгатьләр өчен гамәлдә.

Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: