Яшел Үзән

Татарстанга давыл килә

ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитка мониторинг идарәсе Татарстанга давыл килүе турында кисәтә.

Бүген, 29 майда көндез көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге ваыкт-вакыт 15-20 м/с булачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр явачак.

МЧС җил көчәйгән вакытта балконнардан, ныклы булмаган корылмалардан, реклама щитларыннан ераграк булырга куша. Иң яхшысы - якындагы бинага кереп тору.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: