Яшел Үзән

Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Синоптиклар алдагы берничә көндә һава температурасының +22 градуска кадәр күтәреләчәген хәбәр итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага җылы һава торышы әйләнеп кайтты. Алдагы берничә көндә төнге кыраулар инде көтелми.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез бераз кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда - +15..+20, Казанда +17..+19 градус җылы булачак.

18 майда төнлә бераз яңгыр явачак, көндез - явымсыз. Һава температурасы төнлә - +4..+9, көндез +17..+22 градус җылы булачак.

19 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә - +5..+10, көндез исә +16..+21 градус җылы булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: