Яшел Үзән

Татарстанда яшен, яңгыр һәм боз яву ихтималы бар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 21 июньдә, кызу көн саклана.

Республикада һава температурасы көндез 31 градуска кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм урыны белән боз яву ихтималы булуы турында да кисәтә. Төньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең урыны белән секундына 16-21 метрга җитеп көчәюе дә мөмкин, диелә.

Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: