Яшел Үзән

Татарстанда ВИЧны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә ТР Роспотребнадзоры ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде.

Кайнар линия 4 декабрьгә гамәлдә булачак.

Белгечләр белән киңәшләшү өчен, 9:00 дән 19:00 гә кадәр 7 (843) 238-53-68 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Ял көннәрендә кайнар линия 7 (843) 238-53-68, 7 (843) 238-21-74 номерлары буенча 9:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр һәм 7 (843) 238-98-54 номеры буенча 9:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: