Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә 267 COVID-19 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә 267 коронавирус очрагы ачыкланган. Читтән кертелгән — 1әү, калган зарарлану очраклары республика территориясендә булды. Өйдә 186 пациент дәвалана, тагын 81 кеше хастаханәгә озатыла.

Тәүлек эчендә Казанда 146 коронавирус очрагы ачыкланган, Чаллыда — 27. Яшел Үзән районында - 12, Буа районында - 10, Түбән Кама районында — 8, Саба, Нурлат һәм Лаеш районнарында — 6, Югары Ослан, Биектау районнарында - 5 зарарлану очрагы. Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында - 4 очрак исәпләнә.

Минзәлә районында 3 авыру теркәлгән. Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Алабуга, Кукмара һәм Тукай районнарында — 2шәр зарарлану очрагы бар. Азнакай, Аксубай, Әлки, Зәй, Лениногорск һәм Мамадыш районнарында — бер очрак.

19 ноябрьгә Татарстанда коронавирус очракларының гомуми саны 35 266га җиткән. 27 958 кеше, шул исәптән 360ы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән. 1138 кеше үлгән.

Барлыгы 1 897 255 кешегә вакцинация ясалды, шуларның 1 368 547се икенче прививка алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев