Яшел Үзән

Татарстанда таҗ инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды

1955 елгы Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз дәваханәгә ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә озатыла.

Хәле хроник авыруларның кискенләшүе аркасында начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

1963 елгы хатын-кыз Казан шәһәренең 7нче хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Җитди хроник авырулары да була.

Коронавирус инфекциясе булуы лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

16 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада СОVID-19 үлемнең 70 очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: