Яшел Үзән

Татарстанда мөселманнарның “ышаныч телефоны” эшли башлады

Татарстанда мөселманнарның "ышаныч телефоны" эшли башлады. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге социаль проектны - мөселманнар "ышаныч телефоны"н эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Ул 7 нче апрельдә тулы куәт белән эшли башлый, ә әлегә тест режимында эшли. (843)202-4-202 номеры буенча шалтыратучының ислам буенча сорауларына җавап һәм...

Татарстанда мөселманнарның "ышаныч телефоны" эшли башлады.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге социаль проектны - мөселманнар "ышаныч телефоны"н эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Ул 7 нче апрельдә тулы куәт белән эшли башлый, ә әлегә тест режимында эшли.

(843)202-4-202 номеры буенча шалтыратучының ислам буенча сорауларына җавап һәм психологик, юридик ярдәм алу мөмкинлеге була.

Проектның максатлары - социаль киеренкелекне бетерү, халыкка ислам турында дөрес мәгълүмат бирү, традицион дини кыйммәтләрне популярлаштыру һәм мигрантларны адаптацияләү буенча эшләү.

Бүген, проектны презентацияләгәндә, Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров хәбәр иткәнчә, мөселманнар үзләре "ышаныч телефоны"н эшләтеп җибәрү инициаторы булган. "Бу проект Россия өчен уникаль, чөнки анда өч эксперт - мөселман психологы, шәригать сораулары буенча эксперт һәм дөньяви юрист эшләячәк", - дип ассызыклады ул.

Экспертлар рус һәм татар телләрендә консультация бирәчәк. Алга таба таҗик һәм үзбәк телләрендә сорауларга җавап бирү өчен, белгечләрне эшкә алып, мигрантлар белән эшне җайга салу планлаштырыла. "Якын арада сорауларны популяр социаль челтәрләрдә махсус булдырылган төркемнәр аша да биреп булачак", - дип ачыклык кертте М.Сабиров.

"Ышаныч телефоны" эш көннәрендә сәгать 9.00-18.00дә эшләячәк, дип планлаштырыла. Бер мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаячак, дип ышандыра проект җитәкчесе. Бөтен сораулар язылып барылачак. Соңыннан мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә кереп, экспертлар үз киңәшләрен һәм сорауларга җавап бирәчәк.

"Мөселманнар "ышаныч телефоны мөселманнарга гына түгел, ә ислам турында мәгълүмат алырга теләгән башка конфессия вәкилләренә дә исәпләнгән", - дип йомгак ясады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: