Яшел Үзән

Татарстанда өлкәннәрне тәрбиягә алган өчен акча түләнәчәк

Киләсе елдан Татарстанда өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбия алу буенча пилот проекты тормышка ашырылачак.

Шул хактагы карар ТР хокукый мәгълүмат сайтында бастырылды. Документтан аңлашылганча, шундый гаилә булдырган гражданнарга ай саен акча түләнәчәк. Әйтик, өченче төркем инвалиды һәм инвалид булмаган пенсионерны тәрбиягә алучыларга - 4 000 сум, икенче төркем инвалидлар өчен - 6 000, ә беренче төркем инвалидны тәрбияләсәң 8 000 сум түләнәчәк.

Документ 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: