Яшел Үзән

Татарстанда коточкыч һәлакәт: 3 кешенең гомере өзелгән (+фото)

Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында, Чебакса бистәсе янында, коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәм 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак булган, дип яза "Татар-информ". Урында коткару хезмәте эшләгән. Сытылган машина эченнән үлгән кешеләрне махсус җайланмалар ярдәмендә генә чыгара алганнар. Руль артында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Рөстәм Ш., машинада аның әнисе һәм көмәнле хатыны Зөһрә булган. Хәзер әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: