Яшел Үзән

Татарстанда коронавирустан үлүнең 21 нче очрагы расланды

2 июльдә Биектау районында яшәүче 1992 елгы кеше COVID-19 вирусы аркасында барлыкка килгән авыр үпкә ялкынсынуы белән йогышлы авыруларның вакытлы госпиталенә китерелгән.

Пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган, урындагы бөер терапиясе үткәрелгән. Хәле җитди хроник авырулар булу белән катлауланган.

8 июльдә авыруның йөрәге тибүдән туктый. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Вирус расланган.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: