Яшел Үзән

Татарстанда коронавирустан 16 нчы үлем очрагы теркәлгән

Пенсионерның көчле хроник һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган.

Яр Чаллыда, җирле йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирустан өлкән яшьтәге ир-ат үлгән.

63 яшьлек ир-ат, 22 июньдә, аны хастаханәгә озатканнан соң өч тәүлек узгач, COVID-19дан үлде, дип теркәлгән. Ул вакытта пенсионерда ике яклы пневмониянең авыр формасын тапканнар. Аңарда, шулай ук, хроник һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: