Яшел Үзән

Татарстанда кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 30 фермер грант акчаларын кире кайтарды

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров мәгълүматларына караганда, республиканың 30 фермеры, кагыйдә бозуларга бәйле рәвештә, грант ярдәме акчаларын дәүләткә кире кайтарган.

Татарстанда фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен 1981 фермер грант алды. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, акчаларны кире кайтару буенча дәгъвалау эшчәнлеге иң өметсез фермерлык хуҗалыкларына карата алып барыла.

Министр сүзләренә караганда, акчаларны кире кайтару сәбәпләре грант акчаларыннан файдалану турында хисапларны тапшыру срокларын бозу, КФХны биш ел эшләгәннән соң ябу һәм грант акчалары алган проектны гамәлгә ашырудан баш тарту. Моннан тыш, фермерлар ягыннан мошенниклык очраклары да теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: