Яшел Үзән

Татарстанда ир-ат сәүдә йортындагы эскалатордан егылып төшеп үлгән

Кичә кич Казанның "Бәхетле" сәүдә үзәгендә фаҗига булган. 54 яшьлек ир-ат 3нче каттан эскалаторда төшкәндә ялгыш басып, астагы кешеләр өстенә егылган.

Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук җан биргән, аста калган тагын бер ир умрау сөяге сынып һәм башы селкенеп хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Тикшерү комитеты бу факт буенча эш ачкан.
Чыганак - матбугат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: