Яшел Үзән

Татарстанда еланнарның аеруча таралган районнары билгеле

Агулы елан елга-күл буйлары, агач күләгәсе кебек урыннарда һәм таш арасында качып ята.

Татарстанда еланнарның таралган урыннары билгеле. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман хәбәр итте.

"Безнең җирлектә агулы еланнардан гади һәм чүлдәге кара еланны (гадюка) очратырга була. Алар икесе дә канун тарафыннан саклана һәм Кызыл китапка кертелгән. Кара елан ешрак Биектау, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Әлмәт районнарында очрый. Шулай ук төньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда да очратырга мөмкин. Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында кара еланны очрату мөмкин түгел. Ә менә чүл кара еланы (степная гадюка) урман-дала территорияләрен ярата. Аны бары тик Спас районында гына күрергә була", - диде ул.

Аның сүзләренчә, еланнарның активлык чоры апрель ахырыннан башлана һәм октябрьнең беренче яртысына кадәр дәвам итә. Бу - аларның парлашу, аталану чоры. Шуңа күрә еланнар аеруча да зәһәр була. Еланнар салкынча урынны ярата. Күп очракта алар елга-күл буйларына яшеренә, ташлар арасына кача яки агач күләгәсендә ята.

Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 38 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 19 мая 2018 - 08:02
    ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.
    217
    0
    0
  • 18 мая 2018 - 07:21
    "Иң яхшы ишегалды" җәйге фотоконкурс старт ала Үзегезнең өй яны тирәсеннән фотоларыгызны җибәрегез.
    203
    0
    1
  • 21 мая 2018 - 08:35
    Яшел Үзәндә Сабан туе кайчан була? Татар халкының милли сабан туе Яшел Үзәндә 16 июньдә уздырылачак.
    122
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    115
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    106
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    94
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    92
    0
    1
  • 21 мая 2018 - 09:24
    Эш урыннарын бушаттылар ЯҮМР депутатлары сессиясендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиевнең үз теләге белән эшеннән китүе билгеле булды.
    91
    0
    1
Ночной режим