Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләрне эссе һава шартлары турында кисәтәләр

Синоптиклар республика территориясендә аномаль эссе һава шартлары урнашуы турында кисәтә.

"Татарстан территориясендә 23-29 градус җылы булуы нәтиҗәсендә, аномаль эссе һава шартлары урнашты. Бу температура климатик нормадан 9 градуска югары", - дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада аномаль-эссе һава шартлары 29 сентябрьгә кадәр сакланачак, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: