Татарстан Президенты вазифасына кандидатларны бары тик сәяси партияләр генә күрсәтә ала. Теркәлү өчен кандидат республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларының 5 процентының ризалыгын алырга тиеш. Президент вазифасына кандидатның сайлау фонды 60 миллион сумнан да артмавы шарт.
Муниципаль сайлаулар 900дән артык авыл һәм шәһәр җирлегендә, шулай ук ике шәһәр округында (Казан һәм Чаллы) узачак. Алда торган сайлауларда 7 меңнән артык депутат мандаты алыштырылырга тиеш.
13 сентябрьдә Россия Федерациясенең тагын 10 субъектында югары вазифаи затларны сайлау күздә тотыла, дип хәбәр итә intertat.ru.
Реклама