Яшел Үзән

Татарстанда бер тәүлеккә 26 яңа коронавирус очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә Татарстанда таҗ инфекциясе белән зарарлануның 26 яңа очрагын ачыклаганнар. Бу хакта оперштаб хәбәр итә.

Узган тәүлектә – 63 кеше савыккан.

Яңа очраклар Казанда (+16), Чаллыда (+4), Яшел Үзән һәм Кама Тамагы (+2), Югары Ослан һәм Теләче ( +1) районнарында теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 6949 очрагы исәпләнә, 71 кеше үлгән, 5775 савыккан. Элегрәк без, Татарстанда битлек режимы һәм дистанция тоту март ахырына кадәр сакланырга мөмкин, дип хәбәр иттек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: