Яшел Үзән

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

Киләсе атнада республикада урыны белән яшенле яңгыр булыр, боз явар, дип фаразлый синоптиклар.

Бүген, 18 июньдә, көндез Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Бүген, 18 июньдә, республикада аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Талгын җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Синоптиклар республикада төнлә +6..+11, көндез +21..+26 градус җылы булачак, дип фаразлый.

Казанда шулай ук аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә +9..+11, көндез +23..+25 градус җылы булачак.

19 июньдә республикада аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр явачак. Төнлә +9..+14, көндез +23..+28 градус җылы булуы көтелә.

20 июньдә шулай ук аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр булачак, боз явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +10..+15, көндез +22..+27 градус җылы булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: