Яшел Үзән

Татарстанда 1 градуска кадәр җылылык көтелә

ТР Гидрометүзәге февральнең соңгы көннәрендә кискен җылыну вәгъдә итә.

Республикада 27 февралдә көндез температура 1 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә 3-8 градус салкын булыр дип фаразлана.

Әмма бүген ТРда аномаль салкын һава сакланачак. Көндез термометр 13-18 градус салкын күрсәтәчәк. Көн дәвамында кар, буран һәм 15-18 м/с тизлектә көчле җил булыр дип көтелә.

Җомга көнне температура -13-18 градус, Татарстанның көнчыгышында -23 градус арасында тирбәлә. Көндез 2-7 градус салкынлык көтелә.

28 февральдә төнлә -12-17 градуска кадәр суытачак, көндез 9-14 градус салкын булыр дип фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: