Яшел Үзән

Татарстан юлындагы һәлакәттә 4 кешенең берьюлы гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте М-7 федераль трассасында - Казан янында була.

Трассада "КамАЗ" йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган, хәтта авыр йөк машинасы да ауган, ә һәлакәт аркасында җиңел автомобиль тимер өеменә әйләнгән.

Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, җиңел машинада бер кеше дә исән калмаган. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эше бара.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: