Яшел Үзән

Татарстан синоптиклары көчле җил булачагы турында кисәтә

Республикада төнлә һәм көндез җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көчле җил булачагы турында хәбәр таратты.

Синоптиклар фаразлары буенча, республикада төнлә һәм иртәгә көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитүе ихтимал.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: