Яшел Үзән

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республикада төнлә кырау булуы мөмкин.

Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда да, җилле һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр җитәчәк. 

Республикада төнлә кырау булуы мөмкин: 2 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 4–9 градуска кадәр җылытачак. Шул ук вакытта төбәктә сизелерлек явым-төшем күренми, дип җиткерә синоптиклар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: