Яшел Үзән

Татарстан мөфтие җомга намазларын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

Камил хәзрәт мәҗбүри догадан һәм сәламләү сүзеннән соң ук мәчеттән китәргә рөхсәт итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имамнарны җомга намазлары вакытын кыскартырга чакырды. Бу хакта ул үзенең Instagramында язган.

«Мин мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклап калуыгызны сорыйм һәм җомга намазын 10-15 минутка кадәр кылырга чакырам. Инфекция йоктырудан курыккан кешеләрне мәҗбүри (фарз) намазыннан һәм сәламләү сүзеннән соң мәчеттән китәргә мөмкин дип саныйм», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти мәчетләргә битлекләрдә һәм намаз уку өчен келәмнәр белән йөрергә кирәклеген искәртте, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм иммунитеты зәгыйфь булган кешеләрдән вакытлыча мәчеткә йөрмәүләрен сорады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: