Яшел Үзән

Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар алды

Казанда 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны эшкә җигү күздә тотыла.

Татарстанга Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлы компьютерлар китерделәр. Бу хакта сан алуның медиаофисы хәбәр итә.

Казан территориясендә халык санын алуны уздырганда эшләячәк барлык исәп алучыларны планшетлар белән тәэмин итәчәкләр. Гаджетлар Иннополиста эшләнә торган "Аврора" Россия операция системасына нигезләнгән.

Исәпкә алучыларны брендланган кием һәм аксессуарлар - шарф, жилет һәм сумка буенча белергә мөмкин булачак. Аларның һәрберсенең үз янында паспорт һәм таныклык булачак. Казан мэриясенең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү планлаштырыла. Исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен ачыкларга, шулай ук башка мәсьәләләрне кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин: 8 (800) 707-20-20. Ул 10 мартта эшли башлаячак.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1-30 апрелендә узачак. Аның төп яңалыгы Россиядә яшәүчеләрнең дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: