Яшел Үзән

Татарның моңлы сандугачы җырлаудан туктады... Хәмдүнә Тимергалиева вафат

Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр иткән.

Гөлназ Шәйхи кайгылы хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташы, җырчы Илһам Шәрифтән белүен әйтә. Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән. Ул вафат Хәмдүнә Тимергалиевага тап булган.

Үлеменең сәбәбе әлегә ачыкланмаган 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 сентябрь 2020 - 18:06
    Без имени
    кызганыч....