Яшел Үзән

Татар Әҗәле халкы аптырашта

– Татар Әҗәле хуҗалыкларында сыерлар юк дәрәҗәсендә, ике йортка 4 сыер, шуңа көтү дә юк. Көтү йөрмәгәч, нәсел үгезе дә юк. Сыерларны буазландыру бары тик ясалма рәвештә. Менә шул мәсьәлә белән кая барырга да белмибез.

Җавапны Яшел Үзән районының баш ветеринары Физзәт Фәхретдинов бирә:

– Ясалма аталандыру пункты Күгеш ветеринар участогында урнашкан. Анда табиб Илшат Зәйнуллин хезмәт күрсәтә. Бәясе – 500 сум. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннары: 8(84371) 2-84-48, 8 937 283 67 08.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 февраль 2019 - 21:10
    Без имени
    Кугештэн килгэн очен дэ акча алалар микэн яки 500 гэ керэме?