Яшел Үзән

Татар дөньясының таң йолдызы – Каюм Насыйри туган авылда

Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 190 еллык юбилеен Кече Шырдан халкы көтеп алды - яраталар, хөрмәт итәләр алар авылдашларын, чөнки ул татар өчен башкарган зур эшләре, тиңсез хезмәтләре белән Кече Шырданны еракларга танытты.

Кайчандыр гөрләп торган авыл хәзер перспективасыз авыллар рәтенә кертелеп, тыныч кына картая. Ә без бит аны шушы хәлгә үзебез китердек: эшкә - читкә, укырга еракларга киттек. Хәер, ул вакытта хөкүмәт тә безне шундый шартларга куйды, күрәсең.

Ә хәзер, шушы кечкенә генә авылны тернәкләндерергә йөргән шәхесләр барлыкка килде һәм алар алдында иң беренче Габделнасыйр улы Каюм тора.

Вафатына гасырдан арткан кешене ничек башлап йөри дигәндә, шуны әйтер идем. Каюм Насыйри исеме идея буларак катнаша ала. Шушы шәхесне биргән авыл мескен хәлендә булырга тиеш түгел! Менә шушы идея тирәсенә тупланды авылдашлар. Башлап йөрүчеләре. Туган авылым дип җан атучылар - Асия Гобәйдуллина, Рәшит Мозаффаров ( мәдәни чараның төп спонсорлары иде) , аларга башка авылдашлар да кушылды.

Каюм Насыйри Кече Шырдан халкы өчен гади бер авылдаш. Әмма авылдашларның да иң акыллысы, безнең яктагыча әйтсәк - "иң башлысы", ерак киләчәккә карый ала торган иң зирәге. Ул авыл тарихын, тирә-яктагы авыллар тарихын мәңгелеккә теркәп калган ватанпәрвәр. Шуның белән беренче чиратта кадерле шәхес.

Тантаналы юбилей көннәрендә авылдашлары Каюм баба рухына багышлап, бик зурлап Коръән мәҗлесе уздырды. Биредә авылга дистә еллар аяк басмаган авылдашлар да кайтып, Каюм ага рухына дога кылды. Ә аннары тантана авыл клубына күчте. Клуб мөдире Рамил Шакиров искиткеч җылы кичә әзерләгән. Олы Шырдан авылы үзешчәннәре куйган "Аулак өй" тамашасы да бик урынлы булды. Кичә шулкадәр ихлас һәм җылы үтте ки, авылдашларның хәтта таралышасы да килмәде - тансык иде мондый очрашу аларга. Каюм Насыйри турында Казаннан кайткан олы кунак - Каюм Насыйри музееның элеккеге директоры Рушания Салих кызы Хөснетдиновадан да күп белүче юк республикада. Ул, әйтерсең, гомере буе шул теманы гына өйрәнгән! Каюм ага турында фәнни эшләр дә язган ул, аның шәхесен өйрәнеп экспедицияләрдә дә йөргән. Каюм бабаның авылдашлары аны тын да алмый йотлыгып тыңлады. Һәм аның лекциясеннән авылдашларны бик озак еллар " Ни өчен Каюм Насыйри истәлекләре күрше авылга алып кителде?" дигән Рушания ханым да җавап бирә алмаслык күңел әрнеткеч сорауга җавап тапты кебек.

Каюм Насыйриның юбилеен ниндидер мәдәният сарайларында, кайсыдыр шәһәр мәктәпләрендә үткәрүгә караганда, туган авылы клубында үткәрү күпкә өстен булды миңа калса. Чөнки Каюм баба үзе дә үтә дә тыйнак, гади кеше булган.

Гүзәл Минһаҗева,Рәшит Мозаффаров фоторәсемнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: