Яшел Үзән

ТАССРның 100 еллыгы якынлаша

Быел Татарстан гербы кабул ителүгә 25 ел тулды. Татарстан символы буларак ни өчен нәкъ менә канатлы барсны сайлаганнар?

Әлеге фикер ничек барлыкка килгән? Герб авторы тиешле бәя алганмы? Бу сорауларны гербны уйлап табучы, филология фәннәре докторы Назыйм ХАНЗАФАРОВка бирдек. Шунысы да куанычлы: Назыйм Габдрахмановичка шушы арада гына 80 яшь тулды һәм без аны ихлас котлыйбыз.
- Гербны кем уйлап тапкан дигән сорау бүген бик күпләрне кызыксындыра. Үзегез турында сөйләгез әле.
- Мин Кайбыч районының Олы Кайбыч авылыннан. Урта мәктәп, аннан Казан техник училищесын тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәренә эшкә килдем. Тик язмыш Казан белән бәйләде. 80нче еллар башы иде бу. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгәндә бер-бер артлы фәнни эшләрем дөнья күрде. Шундыйларның берсе - 2001 елда нәшер ителгән «Татарстан символлары (миф һәм чынбарлык)» китабы. Биредә дәүләт символы буларак барсны тәкъдим итү мәсьәләсе тирәнтен бәян ителгән.
- Татарстан гербын уйлап табу фикере каян килде?
- Академиядә эшләү өчен ил генә түгел, бөтен дөнья тарихын белергә кирәк. Казан дәүләт университетының Тарих һәм филология факультетында алган белемем бик нык ярдәм итте. Моңа кадәр Кайбыч һәм Яшел Үзәннең мәдәният йортларында 13 ел эшләдем. Төрле кичәләргә әзерләнгәндә, гел эмблемалар ясарга туры килә иде. Шуңа күрә тарихи материалларга нигезләнеп, хәтта Татарстан гербын уйлап табу эше әллә ни авырлык тудырмады. Ул вакытта җәмәгатьчелектә герб мәсьәләсендә төрле фикерләр яңгырады. Безгә чит-ят идея тагарга мөмкиннәр дип, кисәтүчеләр дә булды. Тарих, археология, этнография материаллары белән таныш булганга, барс - болгар халыкларының тотемы икәнен һәм аның әһәмиятен белә идем.
- Сезне - гербның идея авторы, ә Риф Фәхретдиновны әлеге идеяне башкаручы дип атыйлар. Уртак эшчәнлегегез ничек барды? Гербны уйлап табудан алып, аны тормышка ашырганчы күпме вакыт узды?
- Мин Татарстан гербы бәйгесенә эләккәнче, аның беренче туры тәмамланган иде инде. Конкурсның беренче өлешендә рәссам Риф Фәхретдинов катнашкан. Әмма конкурс комиссиясе рәисе Ренат Харис Риф Фәхретдинов тәкъдим иткән эшне Фоат Вәлиевнең «Болгар гербы» икәнен билгеләгән. Нәтиҗәдә, рәссамны бәйгедән төшереп калдырганнар. Шуннан соң Риф Фәхретдинов мине эзләп тапты. Ул миңа үзенең эшен бәяләргә тәкъдим итте. Аның остаханәсендә очрашырга ризалаштык. Риф Фәхретдинов тәкъдим иткән гербны шунда күрдем. Ренат Харис хаклы булган. Ул, чыннан да, Фоат Вәлиев иҗат иткән гербның төсле варианты булып чыкты. Бу вакытта бәйге ахырына якынлашырга күп калмаган иде инде. Ни дә булса үзгәртергә, рәссамга киңәшләр бирергә соң. Шуңа күрә Риф Фәхретдиновка бөтенләй яңа үрнәкне - минем идеяне тормышка ашырырга тәкъдим иттем. Шул рәвешле бергә эшли башладык. Герб үрнәге әзер булгач, аны комиссиягә тапшырырга киттек. Әмма Ренат Харис безнең проектны кабул итәргә теләмәде. Моны ул рәссам Риф Фәхретдиновның бәйгедә бер тапкыр катнашуы, әмма төшеп калуы белән аңлатты. «Мин бу конкурста катнашмаган. Бу - минем проект», - дидем. Ренат Харис ризалашты. Нәтиҗәдә 1992 елның 7 февралендә Татарстан Югары Советы сессиясендә без иҗат иткән гербны дәүләт символы буларак кабул иттеләр.
- Гербның төп детале - барс. Ул татар халкы тарихын турыдан-туры Идел Болгары чоры белән бәйли. Республиканың символы итеп нәкъ менә барсны сайлау тарихыбызны, татар халкы формалашкан дәверне чикләмиме?
- Юк, мин алай уйламыйм. Кубрат хан җитәкчелегендә берләшкән Болгар кабиләләре Идел буенча югары күтәрелеп дәүләт оештырган, ислам динен кабул иткән. Безнең республика - әлеге дәүләтнең дәвамы. Ә татарлар һәм монголлар тарихы ул - үзгә күренеш. Герб бу хакта да «сөйли». Мәсәлән, гербтагы кызыл кояш бабаларыбызга турыдан-туры катнашы булган Көнчыгышны гәүдәләндерә.
- Еллар узган саен, замана да үзгәрә. Бүген гербка нинди дә булса үзгәреш кертү теләге юкмы?
- Дәүләт символы геральдиканы өйрәнеп эшләнгән. Шул ук вакытта ул замана таләпләренә дә җавап бирә. Татарстан - күпмилләтле һәм күпдинле республика. Шуңа күрә герб иҗат иткәндә, аның беренче вариантындагы ярымайны лалә чәчәгенә алыштырдым. Бүген исә лалә чәчәге республика архитектурасында киң кулланыла. Ул Кол Шәриф мәчете бизәлешендә дә бар хәтта. Мин моңа бик шат. Гербны үзгәртергә кирәк, дип санамыйм. Ә менә район һәм шәһәр гербларында аҗдаһаны сурәтләү мәсьәләсен яңадан тикшерергә кирәк, минемчә. Аҗдаһа - безнең символ түгел. Аны алып ташларга кирәк.
- Дәүләт гербын уйлап табучы буларак, хакимият тарафыннан үзегезнең эшкә биргән бәядән канәгатьме? Мәгълүм булганча, герб кабул ителгән елларда сезнең турында гомумән онытканнар. Идеяне башкаручыны гына зурлаганнар...
- Үземә карата аерым мөнәсәбәт таләп итүне әдәпсезлек дип саныйм. Без - милли яңарышның актив вәкилләре. Шуңа күрә халкыбыз бәхете өчен хезмәт куйдык. Яшермим, җәмәгатьчелеккә гербның авторлары турында дөрес мәгълүмат билгеле булгач, шатландым. Моның шулай булачагын алдан ук күзаллаган идем инде.
Эльвира ВӘЛИЕВА.
Фото: zpravda

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: