Яшел Үзән

Тарихларыбыз бергә үрелгән

Афәрин, Ирек Сафин! «Туган авылым» дигән әсәрең белән үзеңнең кем булуыңны ачып салдың. Син бит XIX гасырда яшәгән данлыклы сәүдәгәр, халкыбыз өчен биниһая игелекләр эшләп калдырган меценат, Казанның беренче гильдия купецы Мөхәммәтҗан Назир улы Казаков оныгы икәнсең ләбаса! Шырдан турында күп яздылар. Ә син исә, шуларны бер дә кабатламыйча, тарихның...

Афәрин, Ирек Сафин! «Туган авылым» дигән әсәрең белән үзеңнең кем булуыңны ачып салдың. Син бит XIX гасырда яшәгән данлыклы сәүдәгәр, халкыбыз өчен биниһая игелекләр эшләп калдырган меценат, Казанның беренче гильдия купецы Мөхәммәтҗан Назир улы Казаков оныгы икәнсең ләбаса!

Шырдан турында күп яздылар. Ә син исә, шуларны бер дә кабатламыйча, тарихның безгә билгеле булмаган сәхифәләрен шигъри телдә сурәтләп биргәнсең. Үзеңнең легендар бабаң Мөхәммәтҗан Казаковка игелекле эшләре өчен дан җырлыйсың. Әйе, синең бабаң, бөек шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәт­ләренең үзеннән фатыйхасын алып, Казанда да, Әстерхан (Хаҗи Тархан) каласында да, Шырданда да, Мулла Илендә дә, тагын әллә кайларда зиннәтле мәчетләр салдырган.

Безнең Мулла Илендәге ул төзеп калдырган мәчеттә 1874-1915 елларда имам-хатыйб булып эшләгән Вәлихәйдәр хәзрәт Котлымөхәммәтов Мәрҗанинең иң якын дусты булган һәм бөек галимнең күп кенә кулъязмалары аңарда сакланган.

Мөхтәрәм Мөхәммәтҗан бабаң Мулла Илендә 1873 елда төзеп калдырган мәчет бүген дә халыкка тулы көченә хезмәт итә (138 ел!), без шунда көн дә намаз укыйбыз, мәхәллә тормышы мәсьәлә­ләрен хәл итәбез, борынгы, кабатланмас уникаль бу бинаны халык кадерләп карап, саклап, ремонтлап тора. Аллаһның рәхмәте белән миңа да шушында имам-хатыйб булу насыйп булды.

Казаков дигән фамилиянең кызыклы тарихы бар икән бит: мәшһүр бабаң Кавказ сугышлары чорында патша армиясендәге казакларга йөз баш аргамак юнәтеп биргән! Шуннан сезнең нәселгә әлеге фамилия ябышып калган.

Бактың исә, Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең бабалары да Шырданнан чыккан икән бит. Бу турыда, табигый, аеруча тәэсирләнеп язгансың. Бу урында шуны да әйтеп үтим әле (гел үз тарихыңны кыстырасың димә, чөнки безнең тарихлар бергә үрелеп бара, Яшел Үзән - бер­бөтен): XVII гасырда Мулла Иленнән 30лап гаилә Чирмешән якларына күченеп киткән була. Шул тарих бүген дә исән икән. Хәзерге Чирмешән районы Туймәт авылы кешесе Локман Сәхапов «Туймәт авылы шә­җәрәсе» дигән китап язып бастырган. Ул һәм Казандагы берничә зыялы зат безнең мәчеткә сәяхәт ясап киттеләр. Әлеге китапны бүләк иттеләр. Иң мөһиме: алар белән бергә килгән галимә Мәдинә Рәхимкулова безгә Р.Фәхретдиннең «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» дигән атаклы китабын бүләк итте. Бу китапны басмага галимә үзе әзерләгән, хәзерге телебезгә үзе тәрҗемә кылган. Галимә Чирмешән якларыннан һәм шәҗәрәсе Р.Фәхретдингә тоташа.

Менә нинди бәхет: синең кулыңда бабаңның үз кулы белән гарәп шрифтында язып калдырган китабы саклана икән. Син бит бу хәлне матур итеп шигъри юлларга салгансың. Миндә дә бар андый бер китап (тагын миндә авылыбыз мулласы Вафа хәзрәт 1928-1935 еллардагы хәлләрне гарәп хәрефләре белән тасвирлап язган кара тышлы кулъязма китап. Бердән­бер китап. (Тарихны бөртекләп саклыйк!)

Шырданның атаклы катыгын югары кимәлгә күтәрә алгансың, моны осталыгың итеп бәялисем килә:

Болгар ханы биләмәсе булып,

Күпне күргән Шырдан катыгы.

Шул чаклардан бирле дан

казанган

Шәйкәләрдә Шырдан катыгы...

Декабристлар узган бу тирәдән,

Тирә-якка чәчеп моңнарын.

Әби патша түрәләре узган,

Бөек Пушкин узган... Һәм тагын

Халык сөйли: «Алар китмәгән бит

Ашамыйча Шырдан катыгын».

(Барыбызга да мәгълүм шәхес Фикрәт Табеевның Шырдан катыгын ничек яратуы турындагы риваятьләрен тыңлап үтте безнең гомер).

Шырданның элгәреге бай табигатен, гүзәл кешеләрен ничек өзелеп сагынасың, шуларны кире кайтарырга чакырасың.

Булган бит шундый чаклар:

Сәкел суы, дәрья булып агып,

Әтил суларына кушылган...

Чирмеш суы аккан кизләү булып,

Тал-тирәкләр торган сагында.

(Безнең авылда сусак дигән чәчәк үсә, ул су сагы дигән мәгънәсендәдер).

Карамалы кара урман бүген

Мәңгелеккә китеп югалган.

Әсәрнең бөтен тукымасына эпиграф итеп куярлык строфаны билгеләп үтәсем килә:

Ак таулардан талгын җилләр исә,

Туган ягым Шырдан ягына.

Якты эзләр салган бабайларны

Күңел эзли, күңел сагына.

Түбәндәге юлларың минем дә, барыбызның да иң мөкатдәс уртак теләгебез булып тора:

Гомер уза, аккан сулар сыман,

Тарих дәвам итә бүген дә.

Элеккечә балкып янсын иде

Зур шәхесләр Шырдан күгендә.

Яңадан-яңа образлар, шигъри детальләр, укучыларны сискәндереп җибәрә торган гыйбарәләр эзләп табарга насыйп булсын алдагы иҗатыңда.

Сәлам белән

Равил хәзрәт Сәйфетдин, Мулла Иле мәчетенең имам-хатыйбы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: