Яшел Үзән

«Талантлы син, Кеше туганым!»

18нче апрельнең кичке матур кичендә Карауҗа авыл мәдәният йортында яраткан язучыбыз ФАКИЛ САФИН белән җылы очрашу булды. Очрашу әдәбият елы кысаларында үтте.

Кичәбезгә күңеле бай, эчке дөньясы матур булган , әдәбиятка битараф булмаган авылдашларыбыз һәм үзләрен халыкның рухи дөньясын баетып, китап дөньясына хезмәт итүче хезмәттәшләрем- китапханәчеләр килде.

Кичәбезнең исемен "Талантлы син, Кеше туганым!" - дип атадык.

Талантлы син, Кеше туганым! -

Сәләтлесең һәрбер иҗатка;

Дөнья дигән Бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың.

Талантлы син, Кеше туганым! Кичәбезне юкка гына Х.Туфанның шигыре белән башлап китмәдек чөнки безнең кунагыбыз, таланты белән лаеклы рәвештә олпатлар мөнәбәреннән урын алган, күренекле әдип ,шәгыйрь, мәртәбәле сүз остасы, Чаллы шәһәрендә чыга торган безнең укучыларның яраткан "Мәйдан" журналының оештыручысы. Чаллы югары уку йортларында студентларга дистәләгән лекцияләр укыган мөгаллим, күпсанлы шигырьләргә көйләр язучы үзешчән композитор. "Соңгы көз", "Гөлҗиһан". "Былбыл оясы" повестьлары "Биек тауның башларында" "Шәүлә" романы, "Саташып аткан таң"роман-трилогиясенең авторы һәм инде безнең яраткан,хөрмәт иткән язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Гаяз Исхакый бүләге лауреты Факил Сафин (Факил Әмәк)күпкырлы талантлы шәхес.

Ул һәр әдипкә, катлаулы шәхескә хас булганча,бормалы юллар узган бай биографияле язучы. Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туган. Ул кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Югары белем алу теләге аны Казанга алып килә , ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм гомерен мәгариф, мәгърифәтчелек эшенә багышлый.
Язмыш Факил Сафинны 1984 елда Чаллы шәһәренә алып килә. 1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорында данлыклы «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. 1991 елның февралендә Факил КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. Беренче Татарстан президентын сайлаган чорда Шәймиев Минтимер Шәрип улыннан шәһәрдә иң беренче татарча интервью алган кеше ул була.
1991 елның август аенда Факил Сафин «Аргамак» журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. Беренче санны әзерләүдә катнаша, журналны саклап калу өчен зур көч куя һәм, 1993 елны җаваплы сәркәтиб итеп билгеләнә.«Фән һәм мәктәп" журналын чыгару да аңа йөкләнә. Балалар өчен чыга торган "Көмеш кыңгырау" газетасын чыгару шулай ук Факил Сафинның тырыш хезмәте.

Факил абыйның һәр яңа әсәре - безнең өчен рухи азык.Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Мин күктән!Йолдыз иленнән.

Ә җирдә вакытлыча.

Җил-давыллар силәсендә

Гамьнәр галәмен кичәм,-дип яза. Нинди көч аны -Гамьнәр галәмен кичтерә ,билгеле инде -халык гаме, милләт гаме, аның язмышы борчый шагыйрьне. Шул гади генә сүзләргә күпме мәгънә сала ул.Факил Сафинның шигърияте хакындагы Кадыйр Сибгатуллин бәяләмәсен искә алып үтәсе килә:"шагыйрьнең әрнүле авазы аңлашыла,күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә"- ди ул. Факил абыйның да халык өчен әрнүе, хаклыкны эзләве әсәрәренә күчә. Күңелендәгесен түкми-чәчми, курыкмыйча дәфтәр битенә төшерә һәм совет чынбарлыгының ясалма асылын, кешелек кыйммәтләренең югала баруын, заман каршылыкларын , "Соңгы көз" әсәре белән беренчеләрдән булып тирәннән ачып бирде. Аннан соң барыбызның да йөрәгеннән кан саркытучы Чечен сугышына багышланган, "Биек тауның башларында"романы дөньяга килде".Әсәр безнең укучылар тарафыннан да бик яратып укылды һәм әле дә укыла. Язучыга бу романы өчен Г.Исхакый премиясе бирелде.

Безнең укучының тагын бер яратып укыган әсәре турында әйтеп китми мөмкин түгел. Ул да булса актуаль проблемаларны чагылдырган,тормышчан образларга бай әсәр "Гөлҗиһан"повесте. Әсәр китап булып басылып чыккач ук,1999 елда республика күләмендә иң күп укылучы китап исеменә лаек булдып, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм язучы Чаллы шәһәрендә Ел язучысы исемен алды. Факил Сафинның бер генә әсәре дә укучы тарафыннан игътибарсыз калдырылмый,һәрберсе нинди дә булса проблеманы күтәреп чыгып үзенең укучысын уйланырга мәҗбүр итә. Факил абый яңа гына үзенең укучысына тагын шундый бай эчтәлекле бер әсәр- "Былбыл оясы"повестен бүләк итте. Китапның исеме үк үзенә җәлеп итә.Әсәр бик җиңел укыла,әммә укып бетереп алып куелмый, уйланырга мәҗбүр итә,эчке тирән кичерешләр уята, яшәешкә башкача караш ташлыйсың. Бу әсәрне китап яратучыларга да укырга тәкъдими итәм.

Факил Сафинның "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе басылып чыккач , әсәр турында Фоат Галимуллин болай диеп язган иде:"Факилебезнең иҗади күк капусы һаман саен ныграк ачыла, югарыга күтәрелә бара. "Саташып аткан таң" роман- трилогиясе моңа ачык мисал. Бүгенге татар әдәбиятында берничә китаптан хасил романны колачлардай прозаиклар бик санаулы гына. Әлеге роман-трилогия белән Ф.Сафин үзенең бүген иң олпат, иң абруйлы, әйдәп баручы прозаиклар сафында булуын раслады."

Без Факил Сафин белән очрашудан соң бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандык. Аның белән аралашу рәхәт, ул киң эрудицияле, тынгысыз, аралашучан кеше, һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы. Матур, аһәңле тавышы белән сөйләгән шигырьләре аша тамашачыны да үзенә каратып куйды. Үзен тотышы чын ирләрчә, кыска гына күп сөйләми генә, сорауларга төпле җавабы белән, әсәрләренең язылу тарихлары турында кызыклы итеп сөйләп үзенә җәлеп итте.

Ф.Сафин зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә язарга вакыт таба."Ләлә белән Арслан","Кошлар яратучы малай","Кибеткә баручы аю"китабыннан "Теш сызлаганда" , "Сабак" шигырен укуы да балалар өчен кызыклы булды, әммә мәктәп укучыларының залда аз булулары гына күңелне борчыды,бу кичә балаларның зәвыгын , китапка мәхәббәт тәрбияли торган чара да бит.

Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек.Ул- Казанда үткәрелгән "Балалар җырлары" конкурсында Р.Бәшәр сүзләренә язган "Туган җир" җыры белән катнашып, лауреат булды. "Тургай" җыр фестиваленең беренче җиңүчесе-дипломанты. "Чаллы авазлары"шәһәр конкурсында һәм "Милли йорт"җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче булды.Аның җырларын күп кенә мәртәбәле җырчыларыбыз тарафыннан ишетергә мөмкин. Безгә дә ул, үзенең иҗатташ дуслары белән килде, алар : филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы педагогия институтының доценты, галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, ТИСБИның Чаллы филиалы мөгаллиме Айдар Сәфәргалин, Факил абыйның җырларын профессионал осталык белән башкарып тамашачының алкышларын алдылар.

Карауҗа сәхнәсендә ул көнне әдәбият, поэзия, җыр тантана итте.Ә шуларның сәбәпчесе талантлы шәхес, язучы, шагыйрь Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Гаяз Исхакый бүләге лауреты Факил Сафин (Факил Әмәк) иде.

Ф. Сафин һәрвакыт хәрәкәттә. Бөтен Татарстанны бер итеп айкап әйләнүдән, иҗаттан туктап торганы юк. Менә безнең чакыруны кабул итеп Чаллы тикле, ерак юлны якын итеп килеп, безгә әдәбият яратучыларга шигырьләре,җырлары әсәрләре аша күңелләрдә учак ягып, җылы салырга да вакыт тапты бит ул.

Үзебезнең тамашачылар исеменнән Факил әфәнде һәм аның иҗатташларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат чишмәгез саекмасын,безгә дә сезнең чишмәгезнең суын эчеп сафлану насыйп булсын, Амин!

Җиһаншина Д.Г., Карауҗа авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: