Яшел Үзән

Талантларга бай син, Норлатым!

Норлат авылы элек-электән талантларга бай авыл. Шунлыктан мәдәният йорты да күп талантларга ия булган затлар белән дан казанып эшләп килә. Һәрбер бәйрәмне үзенчәлекле, кызык, кеше игътибарын җәлеп итәрлек итеп уздыралар. Әле менә күптән түгел генә, 8 мартта - «Илгә -матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр» дип исемләнгән әниләргә...

Норлат авылы элек-электән талантларга бай авыл. Шунлыктан мәдәният йорты да күп талантларга ия булган затлар белән дан казанып эшләп килә. Һәрбер бәйрәмне үзенчәлекле, кызык, кеше игътибарын җәлеп итәрлек итеп уздыралар.

Әле менә күптән түгел генә, 8 мартта - «Илгә -матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр» дип исемләнгән әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе, 25 март - «Нәүрүз килә яшәреп, яшәреп тә теш ярып» дигән кыш озату йоласы һәм дә 31 мартта - 1 апрель - Көлке көненә багышланган «Көлегез, көлегез - файдасы күп белегез» шоу-программа үткәрелде.
8 Март бәйрәме Фоат Садриевның «Сиңа гына әйтәм» дип исемләнгән 1 пәрдәлек комедиясе белән башланып китте. Аннан әниләргә багышланган кичә белән дәвам итте. Бу кичәдә газиз аналарга әйтелгән ихлас күңелдән чыккан ягымлы сүзләр, аларга күрсәтелгән кадер-хөрмәт чын йөрәктән чыккан нәфис сүз, җыр һәм биюләр аша бирелде, һәр кешенең тормышында була торган вакыйгалар сурәтләнде.
Кыш озату йоласы ике өлешкә бүленгән иде. 1нче өлеше мәдәният йорты янында ачыклыкта яшь балалар катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылып китте. Балалар, халкыбызның гореф-гадәтләрен күздә тотып, бәет, шигырь сөйләделәр, йорт хуҗаларына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләделәр, Салават Айзетов, һәр кешегә сәлам биреп, «Әссәламегаләйкем» җырын башкарды. Салкын кышның хуҗасы Кыш бабай яз гүзәле Нәүрүзбикә белән озак тартышты, көч сынашты, ләкин соңыннан барыбер җиңелде. Биләмәләрен Нәүрүзбикәгә бирергә туры килде. Соңыннан барлык начарлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне ялкында яндырып, юкка чыгару өчен карачкы яндырылды.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортының сәхнәсендә дәвам итте. Бу өлештә дә үзенчәлекле мизгелләр бар иде. Әле яңа гына, тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан нәни җырчылар Аида Идрисова һәм Илвина Әхмәтшина тамашачылар күңеленә бик хуш килде. «Солдатлар» биюен башкарган Тимур Фәезхановка да исләре китте. Шуны да әйтергә кирәк, бу бәйрәмдә Өтәшкә, Күгеш һәм Бакырчы авылларының мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
Көлке көненә килгәндә, аерым тукталып китәсе килә. Тамаша ике әби: Суфия (Гөлшат Зарипова) һәм Әлфия (Гөлназ Насыйбуллина) әңгәмәсе белән башланып китте. Алар икесе дә бик зәвыклы, ак яулыклы татар әбиләре - алып баручылар ролендә иде. Шоу-программа бик кызыклы скетчлар, күңелле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Тамаша барышында җырлаган җырчыларның чыгышлары Казан артистларыннан ким түгел иде. Шулар арасында халыкны шаккатырганы мәдәният хезмәткәре Гөлфия Ибраһимова булды. Ул да бу бәйрәмдә тәүге мәртәбә сәхнәгә чыкты. Аның өстенә кигән күлмәге дә заманча, башкалардан аерылып тора иде. Шоу-программада «Хыял» бию төркеме «Шаян лилипутлар» биюен башкардылар. Шундый кызык итеп биеделәр ки, әйтерсең лә чын лилипутлар биеде. Скетчлары да яңадан-яңа, берсеннән-берсе кызык иде. «Дворник» булып эшләүче хатын ролен уйнаган Тәнзилә Губанова да үзен сынатмады, үз ролен бик оста итеп башкарды. Программа Үзәкләштерелгән клуб системасының Идел аръягы бүлеге директоры Шәүкәт Миңнуллин һәм Норлат мәдәният йорты хезмәткәре Айнур Нурмиев дуэты тарафыннан җырланган татар халкының «Алмагачлары» җыры белән тәмамланды. Авыл халкы һәм тирә-күрше авыллардан килгән тамашачылар бик канәгать калды. Менә шулай халык күңелен күреп, дус, тату яшәгән мәдәният хезмәткәрләренә халык исеменнән һәм шулай ук үземнең исемнән дә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, байлык, саулык теләп калабыз. Алдагы көндә дә шулай безне сөендереп, мәдәният утларын сүндерми иҗатларын дәвам итсеннәр иде.
Л.Камалова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: