Яшел Үзән

Табиблар кытлыгы эпидемиягә әйләнә

Сәламәтлек - ул һәр кешенең бәяләп бетергесез зур байлыгы. Ул теләсә-кайсы дәүләтнең кеше потенциалын билгеләүче социаль-икътисади үсеш базасы да булып тора. Медицина никадәр генә алга китмәсен, ул кешелекне бөтен авырулардан да тулысынча коткара алмый. Медицинаның төп звеносы һәм этәргеч көче - табиб. Кызганычка, соңгы елларда табиб һөнәре безнең илдә элиталы...

Сәламәтлек - ул һәр кешенең бәяләп бетергесез зур байлыгы. Ул теләсә-кайсы дәүләтнең кеше потенциалын билгеләүче социаль-икътисади үсеш базасы да булып тора. Медицина никадәр генә алга китмәсен, ул кешелекне бөтен авырулардан да тулысынча коткара алмый. Медицинаның төп звеносы һәм этәргеч көче - табиб.
Кызганычка, соңгы елларда табиб һөнәре безнең илдә элиталы һөнәр булудан туктады. Медицина вузларына конкурслар зур булса да, аны тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге дәваханәләргә барудан баш тарта. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсендә, бу көнгә 361 табиб эшли. Ягъни район халкының табиблар белән тәэмин ителеше 10 мең кешегә 22,7 туры килә (Татарстанда - 36,2; Марий Элда - 30,8; РФда - 44,0). Уйлап карасаң, безнең беребезнең дә дәваханәгә баргач, медицина хезмәткәрләре ягыннан нинди дә булса тупас мөгамәләгә юлыкмыйча калганы юк. Бер участок терапевтының: «Озакламый эшләргә без дә булмаячакбыз әле», - дип әйткәнен хәтерлим. Чынлап та, озак көтәргә туры килмәде, хәзер ул участокта терапевт юк. Калганнарына әллә ничә участокны берьюлы кабул итәргә туры килә. Килгән авыру гаепле түгел, кире борып кайтарып булмый. Әмма бу очракта ике якка да җиңел түгел, авыру сәгатьләр буе чират көткәндә, табибларның да түземлеге чигенә җитә. Шуңа күрә аңлашылмаучылыклар да еш чыга. Сер түгел, күбебез, сәгатьләр буе чиратта утырмас өчен, больничный да алмый.
- Сүз дә юк, табиблар җитешми, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов. -Анестезиолог, реаниматолог, кардиолог һәм неонтологлар белән тәэмин ителеш 50 проценттан да түбәнрәк. Шул ук вакытта табиб практикасы, ашыгыч медицина ярдәме, неврология, офтальмология, урология, эндокринология, рентгенология, терапия, педиатрия, стоматология белгечлекләре буенча ул 70-80 процент. Шул сәбәпле табибларның күбесе икешәр-өчәр норма арттырып эшләргә мәҗбүр. Кадр­лар кытлыгы халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдә турыдан-туры чагылыш таба. Шулай да, соңгы елларда 92 табибны җәлеп итү мөмкин булды. 23е юллама белән кайтты. Тагын 156 табиб вакансия­се бар.
Баш табиб аңлатуынча, медицина кадрларын җәлеп итү максатыннан федераль закон нигезендә авыл җирләренә эшкә кайтучы белгечләргә 1әр миллион сум компенсация бирелгән. Безнең районда аны 2012 елда - 9, быел 2 табиб алган. Бу Осиново һәм Октябрьский амбулаторияләрен табиблар белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
- Әмма бу күрсәткеч 2013 елда аска тәгәрәде, - дип сүзен дәвам итә И.Һидиятов. - Чөнки миллионер табиблар үзләре 3 елга кадәр бала тәрбияләү буенча ялга китү хокукыннан файдаланды. Кызганычка, бу программа шәһәр тибындагы Карамалы Тау һәм Васильево бистәләренә кагылмый. Шәһәр турында әйтеп тә тормыйм. Шул ук вакытта безнең медицина учреждениеләренә яшь белгечләр дә кайта. Чөнки дәваханәләр заманча җиһазландырылган, яңа аппаратуралар кайтарыла, өстәвенә, күләмле информатизацияләү процессы бара. Шуларга бәйле рәвештә кадрлар проблемасы да әкренләп хәл ителер. Әйтик, офтальмологлар дефициты бетерелде. Елдан-ел медицина университетына укырга керергә теләгән чыгарылыш укучыларының артуы да куандыра. 2012 елда юллама сорап 11 кеше мөрәҗәгать итсә, 2013 елда - 17 кеше. Университетта хәзер 14 якташыбыз белем ала. Тагын дүртесе табибларны адреслы әзерләү программасы буенча укый. Ягъни укыган өчен ярты бәяне муниципалитет түли. Әмма иртәгә үк алар безгә әзер табиб булып килде дигән сүз түгел бу. Аларны 7-8 ел көтәргә туры киләчәк.
Әйтелгәннәргә караганда, муниципалитет белгечләрне җәлеп итү максатыннан табибларга фатирлар да бирә. Соңгы 5 айда 4 табибны читтән кайтарту мөмкин булган. Боларга өстәп, 3 анестезиолог-реаниматологны эшкә урнаштыру буенча сөйләшү бара.
Элек тар белгечләр җитешмәсә, хәзер ул медицинаның бөтен өлкәсенә кагыла. Ул Россиядә эпидемия масштабын алган. Участок табибларының хезмәт хакы әйбәт, әмма, эш киеренке булгач, күбесе китәргә мәҗбүр. Бу һөнәрнең абруе төшү дә үз ролен үтәми калмый. Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы тормышка ашырылып та, эшкә килергә атлыгып торучылар юк.
-Нәтиҗәдә сыйфатлы хезмәт күрсәтү аксый, медицинада бик мөһим саналган этика һәм деонтология кагыйдәләре үтәлми, авырулар арасында дәгъвалар арта, - дип сүзен дәвам итә баш табиб. - Узган елда 500дән артык кеше дәгъва белдереп, аларның күбесе кадрларга кагылышлы иде. Без аларның берсен дә игътибарсыз калдырмадык. Шулай да, кадрлар кытлыгы никадәр чабудан тартса да, уртак тырышлык белән үз һөнәрләрен сөйгән белгечләрне Яшел Үзәнгә җәлеп итү мөмкин булыр, дип ышанабыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: