Яшел Үзән

Таң йолдызы, маяк бул син барыр юлымда (1нче кисәк)

«Каюм Насыйрины кояш белән тиңләргә була. Менә карагыз: кояш кайдадыр болытлар арасына кереп качкан, тау астына төшеп киткән. Аның яктысы барыбер дөньяга нур чәчеп, яктыртып тора. Каюм баба да күптән юк, ә аның иҗаты, хезмәтләре, тормыш юлы бүген дә актуальлеген югалтмый». Бу сүзләрне Каюм Насыйриның 191 еллыгын билгеләргә җыелган авылдашлары...

Каюм Насыйриның авылдашлары, якташлары бөек мәгърифәтчене бервакытта да ис­тән чыгарганнары булмады, тик шулай да соңгы ике елдагы кебек мактауга лаеклы эшләрнең әлегә башкарылганы юк иде.
«Каюм Насыйриның туган авылын торгызу» фондын оештыру эше узган ел татарның бөек улы рухына Коръән уку мәҗлесе белән башланып китте. Шунда ук 1901 елда Каюм Насыйри калдырган акчага төзелгән мәчетне яңадан торгызу һәм халыкка кайтару идеясе дә туды. Фондның башкарма директоры Асия Гобәйдуллина уйланган эшне ахырына җиткерә торган игелекле җитәкче. Быел Каюм Насыйри мәчете бинасында рес­таврация эшләре төгәлләнеп, манарасы күтәрелергә һәм халыкка хезмәт итә башларга тиеш, дигән фикердә ул. Һәм моның тормышка ашасына бернинди шик юк. Әлбәттә, икътисади кризис төп иганәченең чабуыннан тарта тартуга, әмма Асия Наилевна «Иң мөһиме - кешеләрнең күңелендә рухи кризис, шушы эшкә битарафлык булмасын иде» дигән фикердә. Чөнки бер хәйрияче белән генә башланган эшне ахырына җиткереп булмый. Дөрес, Каюм Насыйри мәчете торгызыла дигән сүз район, республика халкына барып җитте, акрынлык белән булса да, мәчет төзелешенә сәдака акчалары килә башлады. Бу хәбәр Американың Флорида штатында яшәүчеләргә дә барып ирешкән һәм алар да шушы изге эшкә ярдәм итү юлларын эзли. (Мәчет төзегәндә бер кирпеч салсаң, әҗер савабы шул кирпеч зурлыгында булыр, ә мәчет салган кешегә Аллаһ Тәгалә җәннәттә йорт салырмын, дигән).
***
Каюм бабаның 191 еллыгын билгеләүгә килгәндә. Быел да Аллаһның рәхмәте һәм «Акведук» ширкәте ярдәме белән мәгърифәтче рухына Коръән мәҗ­­лесе оештырылды. Фонд дирекциясе район балалары арасында Каюм Насыйри әкиятләре буенча рәсем сәнгате һәм кул эшләре буенча бәйге оештыр­ган иде. Бәйгедә 46 эш катнаш­ты һәм аларның барысын да профессиональ архитекторлар бәяләп, тиешле урыннар һәм шуңа ярашлы рәвештә бүләкләр бирелде.
Каюм Насыйрига багышланган кичәдә авылдашлар гына түгел, тирә-күрше авыл халкы да җыелган иде. Бу аларның Каюм Насыйриның кендек каны тамган авылына хөрмәт билгесе. Горурланып: «Ул - безнеке дә!» дип әйтергә теләве. Әйе, ул - безнеке. Казанда Каюм Насыйри музее директоры, якташыбыз Фаил Шәфигуллинның кызы Рушания Шәфигуллина да, КФУ профессоры, Кече Шырданда туып үскән филология фәннәре докторы Резедә ханым Ганиеваның тормыш иптәше, шулай ук филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев тә Каюм Насыйриның авылдашлары янына кайтып, татар халкының Леонардо да Винчие, Ломоносовы белән чагыштырырлык бөек шәхесенең авылдашларына баш иде. «Сукыр Каюм», «Урыс Каюм» дип түгел, кадерле авылдашыбыз - «Безнең Каюм» дип хөрмәтләп торулары, истәлеген мәңге сакларга теләп, тырышып йөрүләре өчен. Бик кызыклы, моңа кадәр ишетмәгән күпме мәгълүмат алдык, әле күпме алачакбыз. Чөнки Каюм Насыйриның иҗаты, хезмәтләре татар халкының үсеше өчен никадәр зур этәргеч булуы әле тулысынча өйрәнелеп тә, бәяләнеп тә бетмәгән.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: