Яшел Үзән

Сыйныфташлар сагындыра

Минем алда 1952нче елгы фото. Аны йөз мәртәбә алып караганмындыр инде. Һәрберсе белән сөйләшеп тә алам. Үткән көннәр гел истә, классташларым күңелемнән һич тә чыкмый.

Менә Флер Нигъмәтҗанов ап-ак күлмәктән, чалбары подтяжка белән беркетелгән. Барый Сибгатуллин кара-көрән кительдән, ә Рафыйк Ганиев солдат гимнастеркасы белән галифедән. Без инде кызлар кайсыбыз кара, кайсыбыз актан киенгән. Хәзерге көндә исән калганнар Люция Гайнуллина, Әлфия Җамалиева, Зимфира Җиһаншина, М. Әкилова. Рәкыйп Хәйруллин (Татар Танае), Кәрим Хәйруллин (Күгәй), Рөстәм Сәйфетдинов (Күгәй, уку отличнигы, ятим) хәзер Читада яши. Фотода ни сәбәпледер Фәһимә Зыятдинова (Мулла Иле), Рөстәм, Зимфира, Вәрис Хәлил улы Хәйруллар юк.
Вәрискә аерым тукталасым килә. Мин үзем белән укыганнарны каян табарга, тормышлары ничек икән дип гел кызыксынып яшәдем. Ул Норлатлылар белән «А» классында укып килгән укучы иде. Ни сәбәпле безнең белән туры килгәндер? Әллә мәктәп дирекциясе, укытучылар белән берәр аңлашылмаучанлык булган инде, закон алар кулында бит. Әтисе Хәлим абый Бөек Ватан сугышында аягын югалткан, хатыны Сара апа белән күп балалы гаиләгә керә иделәр. Әниебезнең тормышка чыккан, авылыбыз­да әнисенең апасы Фәрхенур, әбисе Шәмсенур яши иделәр. Начар солдат офицер була алмый. Армиядә офицер чинында иде. Бик беләсем килсә дә, тормышын белә алмадым. Бер энесе безнең Акъегет авылында партсекретарь да булган диделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын, яшьли гүр иясе булган.
Мәктәпне искә алмаган, хәтта кайсы укытучы нинди фәнне укытканны белмәүчеләр дә бар. Менә сиңа хатирә! Мин танышлардан сорашканда аларның җавапларын ишетеп исем китә. Хәзерге мәктәп әсбаплары, класслар! Укы да, укы гына.
Минем үземә югары уку йортын тәмамлау мөмкин булмады. Яхшы укытучы чыккан булыр иде миннән. Шулай да риза, чөнки кызларыма минем теләгемне башкарырга язган икән. Тормыш сызыгын
тәкъдир дигәннәре үзенчә билгеләп куя ул.
Рәшидә Тимергалиева.
Казан - Акъегет

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: