Яшел Үзән

Сөйгән кызларын шатландырмакчы булганнар

Әмма ни бәрабәренә?

Узган дүшәмбедә Яшел Үзән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре Комаров урамындагы клумбалардан ләлә чәчәкләрен өзүче ике егетне тоткарлады.

Егетләр бу гамәлен сөйгән кызларына бүләк итәр өчен, дип аңлаткан. Үзләре дә шушы шәһәрдә яшәүче 20 яшьлек егетләр 48 чәчәк өзеп, шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгына мең ярымлык зыян китергән. Участок уполномоченныйлары егетләргә карата беркетмә төзеде. Җәзасы каты булачак. Мондыйлар 15 тәүлеккә утыртыла яки китергән зыяннан биш тапкыр күбрәк штраф түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: