Яшел Үзән

"Свияжский" тыюлыгында балык тотучы суд каршына басты

Тулырак мәгълүматны Яшел Үзән шәһәр прокуроры Риназ Калаков сөйләде.

- Югары Ослан районында яшәүче Зөя елгасы территориясендәге култыкта "Свияжский" дәүләт табигый тыюлыгына кергән җирдә ятьмә белән 5 сазан һәм 3 корбан балыгы (лещ) тоткан. Тыюлыкка килгән зыян суммасы 2650 сум белән исәпләнә. Суд утырышында балыкчы үз гаебен тулысынча таныган. Зыян суммасын каплаган һәм башка җинаять җаваплылыгына тартылырлык эшләрдә катнашмаска вәгъдә биргән. Аның 10 мең сум штарф та түлисе бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: