Яшел Үзән

«Свияжск» аучылык хуҗалыгындагы ак барсларны күреп булачакмы?

- «Свияжск» аучылык хуҗалыгында ак барс­лар үрчетә башлыйлар икән дигән хәбәрне укып белдек. Ә аларны күрергә буламы? Без классыбыз белән экскурсиягә килергә теләгән идек.

Рәфис Зияков.
Яшел Үзән
- Юк, бу җәнлекләр кешегә ияләшергә тиеш түгел. Шуңа күрә алар ябык режимда үрчетеләчәк. Бернинди экскурсияләр һәм фотосессияләр турында сүз булырга мөмкин түгел. Свияжскийда бары тик бу җәнлекләрнең балалары гына үстереләчәк. Үсеп җиткәч, ягъни сигез айлык булгач, алар «Саяно-Шушенский» тыюлыгына җибәреләчәк, - дип белдерделәр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: