Яшел Үзән

Суыбызны чистартырга «чиста су» ярдәм итәчәк

Елның нинди фасылы булуга карамастан, су проблемасы актуальлеген югалтмый. Көн туды исә, су кирәк. Ә җәйге кызуда суның кадере бермә-бер арта. Көнозын кояш кыздырып торганда краннан су да килмәсә, эш харап. Тик краннарыбыздан аккан суның да сыйфаты елдан-ел начарая бара. Эчә торган суның сыйфатын яхшырту максатыннан, 2010 елда Россия хөкүмәте...

Елның нинди фасылы булуга карамастан, су проблемасы актуальлеген югалтмый. Көн туды исә, су кирәк. Ә җәйге кызуда суның кадере бермә-бер арта. Көнозын кояш кыздырып торганда краннан су да килмәсә, эш харап. Тик краннарыбыздан аккан суның да сыйфаты елдан-ел начарая бара. Эчә торган суның сыйфатын яхшырту максатыннан, 2010 елда Россия хөкүмәте «Чиста су» дип аталган программа кабул итте. Әлеге программа 2017 елга кадәр исәпләнгән. Татарстанда ул 2011 елдан эшли башлады.

Идел суы: коенабыз, машина юабыз һәм... Эчәбез

Бу программаның безнең районда ничек тормышка ашырылуы хакында район башкарма комитетының беренче урынбасары Самир Мәрданов болай диде:

- Моннан өч ел элек булган, гадәттән тыш, корылык күпчелек торак пунктларда су белән тәэмин итү мәсьәләсендә бик күп проблемалар җыелганлыгын ачыктан-ачык күрсәтте. Бу эчә торган суга гына түгел, шулай ук янгынга каршы көрәш мәсьәләсенә дә кагыла. Ә суның сыйфаты начараю төрле чирләр килеп чыгуга сәбәпче булырга, кеше организмына концероген һәм мутоген факторлар йогынтысын арттырырга мөмкин. Татарстан халкына су, нигездә, җир өстендәге чыганаклардан алына. Гади итеп әйткәндә, Идел суын эчәбез. Ә аның сыйфаты турында сөйләп тору артык. Шунда коенабыз, шунда машина юабыз һәм шуны ук эчәбез дә. Әлеге программа халыкны сыйфатлырак су белән тәэмин итә башлау­га ярдәм итәргә тиеш.

Шушы программа тулысынча тормышка ашырылганнан соң, артезиан суы белән тәэмин ителеш 30 процентка артачак.

Нормативларга ярашлы рәвештә, зур һәм уртача зурлыктагы шәһәрләрдә эчү һәм хуҗалык максатларында тотыла торган су белән тәэмин итү бер-берсенә бәйле булмаган кимендә ике чыганактан алынырга һәм шуның 20-30 проценттан да ким булмаган өлешен җир асты сулары тәшкил итәргә тиеш. Чынбарлыкта исә зур шәһәрләрдә җир асты сулары нибары 12 процент тәшкил итә.

Черек иде, яңа булды

Чиста су проблемасы авыл халкына кагылмый кебек тоелса да, бу алай түгел. Чөнки авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү инфраструктурасы гаять дәрәҗәдә тузган: торбалар һәм су башнялары черек, колонкалар җимерек, скважиналарга ләм утырган. Авыл кешесе дә, Иделдән эчмәсә дә, пычранган су эчәргә мәҗбүр. Скважиналардан чиста килеш алынмау өстенә, кулланучыга килеп җиткәнче аңа шлаклар, күгәрек ише төрле утырмалар кушыла. Ә инде шушы программа ярдәмендә су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләгән вакытта бары тик полиэтилен торбалар, югары сыйфатлы задвижкалар куела. Яңа су башнясы урнаштырганда аның эче махсус матдә белән эшкәртелә һәм ул инде беркайчан да күгәрмәячәк.

Өч елда районыбызның 13 торак пунк­тында су белән тәэмин итү системасында шактый эшләр башкарылды. Хәзер Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Акъегет, Мулла Иле, Наратлы, Новочувашский, Зур Ключи, Норлат халкына су яңа скважиналардан килә. Авылларның күбесендә су торбалары алыштырылды. Олы Шыр­данда скважинага ремонт ясалды. Су белән тәэмин итү системасының шактый өлеше яңартылса да, әле районда су проб­лемасы хәл ителде дигән сүз түгел. Райондагы торак пунктларны су белән тәэмин итүче байтак объект яңартуга мохтаҗ. Шулай ук реконструкция ясалган объект­ларның да бөтенесе тулы көченә эшләп китә алмый. Барысы җиде объект файдалануга тапшырылмаган.

Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: