Яшел Үзән

Суның кадере – чишмә корыгач

Әле ике-өч дистә ел элек кенә кешеләрнең шешәдән су эчүләрен күз алдына да китереп булмый иде, чөнки андый «тузга язмаган» гамәл фантастик әсәрләрдә генә булгандыр - булса.

Ә бүген бу - бик аяныч чынбарлык. Нинди көннәр җитте?... Ә алга таба ниләр булачак?... Уйланырлык.
Җир шарында эчә торган су запасының елдан-ел кими баруы һәм моның коточкыч катастрофа икәнлеге турында инде ничә еллардан бирле чаң кагалар. Тик ишетеп тә бу хәлнең бөтен тирәнлеген аңлаучы күпме соң? Планетабызның сулыклары зур тизлек белән пычрана һәм моны кеше үз куллары белән эшли яки бу процессны туктату өчен берни дә эшләми. Хөрмәтле газета укучы, менә шушы урында үзегез яшәгән җирлектәге елга-күлләрне, чишмә-кизләүләрне күз алдыннан уздырыгыз әле. Алар ни хәлдә? Әйе шул, кызганыч, бик кызганыч һәм мөшкел аларның бүген хәлләре. Бабаларыбыз кадерләп, карап, чистартып торган яшәү чыганагы булган су тирәләре чүп-чар түгү урынына әйләнде, теш камаштырырлык саф су бәреп торган чишмәләр кипте, корыды. Әлегә авылларда суны сатып алмыйлар, ә шәһәр фатирларындагы краннардан килә торган су эчәргә яраксыз булу сәбәпле, башка чара юк, шешәләп ташыйбыз. Ахырзаман галәмәтләредер инде, кечкенә вакытта әбиләр авызыннан чыккан, дөнья беткәндә бәндәләр бер кашык суга тилмерерләр, дигән сүзләре хәтердә калган. Күзләребезне ачыбрак карасак, хәлләрнең шуңа таба барганын аңларга була. Куркыныч булып китә хәтта. Юкка гына президентыбыз Рөстәм Миңнеханов агымдагы елны «Сулык­ларны саклау елы» дип игълан итмәгәндер, ә кешелек дөньясының әлеге проблемасын тамырдан аңлагангадыр. Һәм бу программа эшли. Безнең районда гына да никадәр сулык тирәләре тәртипкә китерелде. Авыллар бер-берсен уздырып чишмә бәйрәмнәре уздыра. Алга таба да бу юнәлештә эш шулай алып барылса, бәлки, Коръән китапларында язылган коточкыч мәхшәрле көннәрне бик күп елларга артка чигендереп булыр. Табигатьнең тернәкләнүгә сәләте бик көчле, диләр, тик аның да мөмкинлекләре чиксез түгелдер. Булышыйк аңа, җәмәгать. Безнең мәнсезлегебез аркасында тезләнергә мәҗбүр булган табигать-анабызга ярдәм итик. Су - Җир шарындагы барлык тереклекнең чыганагы һәм яшәешне тәэмин итүче иң мөһим ресурс. Ләкин, төче су запасы без уйлаганча ук күп түгел икән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2025 елга планетабыздагы дәүләтләрнең яртысыннан артыгы суга кытлык кичерәчәк. Бу исемлектә безнең ил беренчеләрдән тормаса да, әлеге күрсәткеч күңелгә шом сала. Соңгы елларда төче су дефицитын алга киткән илләр инде кичерә. Мондый куркыныч безгә дә янамый, дип, кем әйтә ала? Шуңа күрә, сулыкларыбызны күз карасыдай саклыйк, бер йотым суга тилмерүдән Ходай сакласын!
Мәгълүмат өчен: Яшел Үзән районы территориясендә 47 күл бар һәм 7 елга ага, ә чишмә чыганакларының исәбе юк. Суны көненә кеше башына чикләнгән микъдарда гына кулланырга яраган кайбер чит илләр белән чагыштырганда, без бик бай. Кадерен белик!
Гөлнара Вәлиева
Алия Гаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: