Яшел Үзән

«Сулга» йөрү гаиләне ныгыта

Соңгы арада, кешеләрне бер-берсенә бәйләп нәрсә тота, иремне яратаммы соң мин, дигән сораулар борчый башлады. Күптән түгел аңымда нәрсәнеңдер асты-өскә килде, «башкача да яшәргә була бит» дигән фикер бораулый башлады.

Мин утызның теге ягында, балабыз бар, кызганычка, каенана белән яшибез. Болай яшәү вакыт-вакыт миңа да, аңа да авыр. Мин өйдә эшлим һәм тәүлегенә 20 сәгать аның белән бер фатир киңлекләрендә булырга туры килә. Хәзер сүз ирем белән мөнәсәбәтләр, дөресрәге аның юклыгы турында. Эш монда йоклау яки йокламауда гына да түгел (анысы да бертөрле – сирәк һәм эчпошыргыч). Яшь чакта гел, кияүгә бары тик хисләр давылы кузгатырга сәләтле, мине шәрабсыз да исертә алырлык иргә чыгачакмын, дип уйлый идем. Ә чынлыкта, янында җанымны ял иттерүчегә чыктым. 
Аннан соң бик күп сулар акты, бергәләшеп күп нәрсәләр кичердек. Барысы да булды: кычкырышулар да, күз яшьләре дә, соңгы акчага балага аяк киеме алып иртәгәсен нәрсә ашарга аптыраган чаклар да. Вакыт узу белән барысы да, диярлек, җайланды: баланы бакчага урнаштырып, күңелемә ошаган эш таптым. Иремнең дә финанс ягы тотрык ланды. Әрләшүләребез дә, мөнәсәбәтләребез кебек үк сирәкләнде һәм саекты. Барысы да тыныч барганда яшә дә шатлан гына инде. Әмма мин, күңелемдә «безнең барысы да тәртиптә» булуына шик уятырлык кеше очраттым. 
Ирем турында әйтмичә булмый: ул бик әйбәт, җаваплы, ышанычлы терәк, кешелекле, киң күңелле. Бу бер яктан. Икенче яктан, ирем – бүрәнә. Хиссез түгел, юк. Тик аларның иң көчлесе – бурычлылык хисе. Ә соңгы вакытта аңа арыганлык һәм чарасызлык та өстәлде. Кызганыч, миңа карата гына берни дә юк. Без кочаклашмыйбыз да, үбешмибез дә, интим да юк диярлек, чөнки, йә булмаса без икәү генә түгел, йә аның йокысы килә. Аның теләге булганда инде минеке булмый, арыйм. Чөнки гел ашыгырга кирәк, иртүк торып иремне эшкә озатырга, үземә барырга һәм 12-14 сәгать эшләргә. 
Бервакыт төшемдә ниндидер ир күрдем. Күпмедер вакыттан соң мин аны өнемдә очраттым. Ул Яңа ел корпоративы иде. Һәм әйтерсең акылдан яздым! Иремә дә, әгәр дә мөнәсәбәтләребездә берни дә үзгәрми икән, башканы табам, дидем. Ирем минем бу сүзләремне чынга алмады. Мин үзем үземнән, хатын һәм әни халәтемнән куркып булса да, чынлап торып иремә хыянәт итү турында уйлана башладым. Теләсә кем белән түгел, нәкъ менә шул ир белән. Һәм иремнән үч алу өчен дә түгел, ә үземнең әле тере, яшь һәм ирем миндә күрмәгән хатын-кыз итеп тою өчен. Теге ир миннән олырак, гаиләле. Ул башка шәһәрдән һәм, гомумән, безгә охшамаган бүтән катлам кешесе. Нәрсәсе белән мине «эләктереп» алгандыр, белмим, әмма бер ун ел элек очраган булса мин аны җибәрмәгән булыр идем. Шул ук вакытта иремнән дә китәсем килми, чөнки бу аны газапка салачак. Сөяркәмнән берни дә көтмим, кирәкми дә. Миңа бары тик буш тормышымнан аерылып торган сихри хисләр ташкынына чумып, үземне хатын-кыз итеп тоясым, ниндидер яңа сулыш аласым килә. Ә ирем миңа бары тик дус кына, мин дә аңа дус кына. Аңа теләгән ир-ат итеп карый алмыйм. Мин дә аны туйдырганмындыр. Кочаклаганда да, кайчан җибәрер икән инде бу мине, дип көткәнен тоям. Ул миңа хыянәт итми. Менә шундый гаилә тормышы матур хисләр уята аламы соң? 
Мин беркайчан да кешенең күзенә карарга курыкмадым. Ә иремнең күзләре – дөньядагы иң якын һәм иң матур күзләр. Әмма сөяркәмнең карашы астында мин үземне бөтенләй башкача, иң гүзәл зат итеп тоям. Ул безнең шәһәргә эш белән командировкага килә, шул вакытта очрашабыз. Ул яктан тәҗрибәле иптәш хатыным әйтә, «сулга йөрү» гаиләне ныгыта, хыянәт психиканың сәламәтлеге өчен кирәк, ди. Һәм мин моның дөреслегенә үзем дә инандым. Тормышымда ят ир барлыкка килгәч, ирем белән аралар яхшы якка үзгәрде, мин тынычландым. Гаепле булуым аркасында, иремә күбрәк игътибар бирә башладым. Аның турында кайгыртуымны күреп, ул да миңа карата яхшы мөнәсәбәттә. Арабызда дәрт элеккечә үк юк, дуслар кебек яшибез, әмма мин шул тотрыклылыкны югалтудан куркам. Дөресен генә әйткәндә, сөяркәм дә бит миңа тәкъдим ясарга җыенмый, ул болай да канәгать. Мин буталдым... ятакка берсе белән ятып, гел икенче ир турында уйлау бик авыр. Нишләргә соң миңа? 


Сәлам белән, Наилә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 май 2018 - 17:48
    Чәчү дәвам итә Районда язгы кыр эшләре тулы куатенә бара.
    47
    0
    0
  • 23 май 2018 - 16:35
    Кече Шырданлылар бердәмлеген күрсәтте «Шәһри Казан» газетасы оештырган «Безнең авыл-2» бәйгесенә йомгак ясалды.
    76
    0
    0
  • 23 май 2018 - 16:31
    Картлыкны тоткарлаучы 8 ризык Кемнең генә  яшь каласы килми икән. Сезнең игътибарга картлыкны  тоткарлаучы кайбер ризыкларны тәкъдим итәбез.
    27
    0
    0
  • 23 май 2018 - 15:30
    POZIS укрепляет сотрудничество с Национальным музеем Республики Татарстан Компания POZIS (АО "ПОЗиС"), входящая в Концерн "Техмаш" Госкорпорации Ростех, трепетно относится к поддержке очагов культурного наследия и откликается на их просьбы. Так, недавним подарком от предприятия казанскому Музею-квартире им. Мусы Джалиля стал холодильник POZIS.
    41
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:20
    Июньдә өстәмә ике көн ял итәчәкбез Июньдә безне ике өстәмә ял көне көтә. Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь – Россия көне – бәйрәм ял көне булып тора, дип яза Казан мэриясе сайты.
    61
    0
    0
  • 23 май 2018 - 12:39
    Вакцинация кешелекне йогышлы авырулардан коткара Бүгенге көндә вакцинациягә караш үзгәреп бара. Аның зыяны күп дип ясатмаучылар да бар. Әмма вакцина кайчандыр кешелекне бик куркыныч йогышлы авырулардан саклап калган.
    42
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:07
    Тузганак вареньесының файдасы һәм зыяны Бүген һәр уңган хуҗабикә тузганак вареньесы ясап калырга ашыга. Аның рецептлары  белән интернет тулган. Ә без аның зыянлы якларын да күрсәтергә булдык әле.
    73
    0
    0
  • 23 май 2018 - 09:02
    Телебез – кыл өстендә Туган телебез - татар теле турында  сөйләшүләр  мәгариф өлкәсендә  генә түгел, башка  өлкәләрдә зур  урын алып килә. Татар теле  дәресләренең укытылуы Татарстаныбызда  кабул ителгән законнарга туры килмичә, ирекле -  ата-аналар карамагына  гына  калдырылуы  бөтен татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде.Татар җәмәгатьчелеген дим,ә татар җәмәгатьчелегендә  кемнәр генә юк соң?
    45
    1
    0
  • 23 май 2018 - 08:24
    Бала хокуклары буенча сорауларыгыз булса 28 майда 9дан 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында кайнар линия оештырыла.
    48
    0
    0
  • 22 май 2018 - 17:30
    Мирный бистәсендә вакытлыча су бетә Мирный микраройонында, планлы ремонт эшләре бару сәбәпле, берничә йортта кайнар су бетә. Бу хакта Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе хәбәр итә.
    91
    0
    0
  • 22 май 2018 - 16:25
    Яшел Үзән районында ике яшьлек бала автобустан егылып төшкән Гадәттән тыш хәл Васильево бистәсендәге 43нче йорт каршында иртәнге якта булган.
    135
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:17
    Яшел Үзәндә яңа баш табиб Бүген Яшел Үзән районының үзәк район дәваханәсенең баш табибы билгеле булды. Ул – Сабурская Татьяна Вячеславовна.
    182
    0
    3
  • 22 май 2018 - 14:09
    Безнекеләр – чемпион Яшел Үзән спортчылары пауэрлифтинг буенча дөнья беренчелеге һәм чемпионатыннан, ә ул Африкадагы Почефострум шәһәрендә узды, иң яхшы спортчылар исеменә лаек булып кайттылар.
    85
    0
    0
Реклама
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    39 кеше тавыш бирде
  • «ЯҮ» журналистлары язгы кыр эшләре барышы белән танышты!
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • 8 май 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 май 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 март 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк. Югары хезмәт хакы.
Ночной режим