Яшел Үзән

Сугышта хатын-кызлар: сөйләргә гадәтләнмәгән хакыйкать

​​​​​​​“Өч тапкыр яраланып, өч тапкыр контузия алдым. Сугышта һәркем нәрсә турында булса да хыяллана: кем Берлинга кадәр барып җитәргә, кемдер өенә исән-сау кайту турында, ә минем бер нәрсә - туган көнемә кадәр яшәп, 18 яшемне тутырасым килде.

Нигәдер унсигеземне дә тутырмыйча бу якты дөньядан китү мине куркыта иде. Һәрвакытта ертык чалбардан йөрдем, чөнки гел яралы солдат авырлыгы астында  тезең белән шуышасың. Кайчан да булса торып басып җиргә басып йөриячәгебезгә ышанып та булмый иде. Бу да хыял иде!”

“Төнге кизүдә идем. Авыр яралылар янына кердем. Капитан ята.. таңга кадәр яши алмас, төнлә үләчәк, дигәннәр иде... “Сиңа нәрсә белән ярдәм итә алам соң? - дидем. Ә ул елмайды да: “Халат төймәләреңне ычкындыр әле... мин бик күптән хатынымны күрмәгән...” Миңа бик оят булды, нәрсәдер җавап бирдем... чыгып йөгердем... берәр сәгатьтән кергәндә ул үлгән иде. Ә иренендә елмаю...”

“Маскировкаландык. Утырабыз. Төнне көтәбез. Алга барырга омтылып карарга исәбебез. 20 яшьлек лейтенант үзенең гитарада уйнап җырларга һәм биергә яратуы турында хатирәләр сөйләде дә:

-Син хет бер тапкыр булса да татып карадыңмы әле? - дип сорап куйды.

-Нәрсәне? - дип сорадым, үтереп ашыйсы килүне басып.

-Нәрсәне түгел инде, кемне... Бабу!

Сугышка кадәр шул исем белән пирожный саталар иде.

-Юююк...

-Минем дә татып караганым юк. Менә үлеп китсәк, яратышуның да ни икәнен белми калабыз... Үтерерләр безне төнлә...

-Кит әле, җүләр! - миңа шунда гына аның ни турында сораганы барып җитте.

Яшәүнең ни икәнен белми торып, яшәү өчен  үлделәр... барысы турында да китаптан укып кына белә идек. Мин мәхәббәт турында кино ярата идем...”

“Севск янында безгә немецлар көненә җиде-сигез тапкыр һөҗүм итә иде.Мин әле ул көнне яралыларны кораллары белән бергә сугыш кырыннан ташыдым. Соңгысы янына шуышып килдем, ә аның бер кулы бөтенләй теткәләнеп беткән, кисәкләрендә, сеңерләрендә генә эленеп тора... канга баткан... Тиз генә кулын кисеп алып бәйләп куярга кирәк, башкача булмый. Ә минем ни пычагым, ни кайчым юк - сумка селкенеп йөреп төшеп калганнар. Нишләргә? Һәм мин тешләрем белән чәйнәп өздем... бәйләп куйдым. Мин бәйлим, ә яралы: “Тизрәк, сеңелкәш, минем әле сугышасым бар”,- ди...” 

“Ирем баш машинист иде, ә мин машинист. Дүрт ел буе теплушкада (кешеләр йөртү өчен көйләнгән товар вагоны) йөрдек, ә улыбыз безнең белән. Ул минем сугыш буена бер песи дә күрмәде. Киев янында бер песи тотып, немецлар һөҗүм иткәндә саклап торды:”Песикәем, утыр инде минем белән, беркемемдә юк бит, я үп итим әле үзеңне”, - дип сыйпый. Бала... “Әнием, безнең мәчебез бар. Безнең хәзер чын өй, чын гаилә”, - дип йоклап китте.”

“Безнең бер шәфкать туташыбыз пленга эләкте. Бер көннән соң теге авылны алдык, бөтен җирдә ат үләксәләре, мотоцикллар, бронетранспортерлар. Кызыбызны да таптык: күзләре чукып алынган, күкрәкләре киселгән... үзен казыкка утыртканнар... Суык, ул ап - ак, ә чәчләре чаларган. Аңа нибары унтугыз яшь иде. Биштәрендә өеннән килгән хатлар һәм резин яшел кошчык таптык. Балалар уенчыгы...”

“Без бит бик яшьли фронтка киттек. Кызлар. Мин сугыш барган елларда үскән идем. Аннан кайткач әнием үлчәде... ун сантиметрга үскән идем...”

“Шәфкать туташлары курслары оештырдылар. Әтиебез сеңлем белән мине шунда бирде. Миңа - унбиш, сеңлемә - ундүрт яшь. Ул: “Кызларым... Җиңү хакына башка бирерлек нәрсәм юк ”, - диде. Ул вакытта бүтән уйлар юк та иде. Бер елдан мин фронтка киттем...”

“Әнинең уллары юк иде... Сталинград камалышка эләккәч, үзебез теләп фронтка киттек. Барыбыз да бергә: әни һәм биш кыз, ә әтиебез ул вакытта сугышта иде инде...”
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: