Яшел Үзән

Сугыш елларын орден-медальләр генә хәтерләтә

Тиздән иң дулкынландыргыч, күзләрдән яшь китерә торган бәйрәм – бөек Җиңү көненә 75 ел була! Сугыш афәте безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Әтиебез Гыймадиев Бәдретдин Гыймәдтин улы да утны-суны кичеп кайткан сугыш ветераны иде.

Әтинең үсмер еллары турында, аның бертуган сеңлесе, шөкер, әле ул исән-сау, Рәхимә апа Шәйхетдинова сөйләде: «Әтиебез бик иртә авырып вафат булды, әни яшьли тол калды. Иң олысы Бәдретдин абый иде. Колхозда акча юк, таякка гына эшләп йөреш.Тормышыбыз бик авыр булды, бер әни җилкәсендә дүрт бала. Элек бит читкә китеп акча эшләп кайту бар иде, абый да яшен зурырак күрсәтеп, авылдашларга ияреп, Мәскәү өлкәсенә эшкә китте. Әнигә бик авыр булса да, нишләсен инде, «Исән-сау йөреп кайт, балам», – диеп елап калды». 


Әти унсигез яше тулуга Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәре хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алына. Бары алты ай гына хезмәт итеп кала, сугыш башлана. Хәрби хезмәттәгеләр беренчеләрдән булып сугышка керә. Әтине 1105нче укчы полкка элемтәче итеп җибәрәләр. 1942 елның мартында көчле сугышлар барганда каты яраланып, госпитальгә эләгә. Кабат Рәхимә апа сөйләгәннәрне язам: «Бөтен эчәгеләре чыккан булган абыйның, тиз генә җыеп, тегеп куйганнар. Яра эзе турысында йодрык кадәр булып чыккан бүсер сыман нәрсә иде, вакыты белән авыртуына чыдый алмый абый бөгелеп төшә иде». Шул килеш тә, әти кабат сугышка китеп, 1943 елның мартыннан 14628нче артиллерия полкында телефонист булып, ә 1945 елның мартыннан 69нчы армиянең 1126нчы кабель ротасында туган илебезне дошманнан азат итү өчен сугыша. Әлеге вакыт эчендә әти кабат ике тапкыр яралана, аеруча аягын тишеп кергән ядрә ярчыгыннан калган сугыш «истәлеге» гомер буе борчыды аны. 


Олыгаеп барганда, сугыш турындагы фильмнарны карагач, әти күз алдына килеп баса. Менә командир, телефонына каты-каты басып, штабка шалтыратырга тели, ярдәм сорый. Ә элемтә өзелгән. Шулвакыт, бомбалар шартлау га карамый, элемтәче егет, өзелгән чыбыкларны ялгарга ашыга. Бу фильм бит әти турында шикелле. Аның сугышчан юлын күз алдына китерергә тырышам, Сталинград оборонасы сугышы, хәрәкәттәге армия составында Польша, Чехословакия илләрен дошманнан азат итеп, бөек Җиңү көнен Берлинның үзендә каршылый.

Рәхимә апа: «Абый бит Рейхстагка байрак элгән җирдә дә булган», – ди горурланып. Сугышның беренче көненнән алып, Җиңүне Берлинның үзендә каршы алган әтиебезнең батырлыкларын, сугышта алган бүләкләре «Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Сугышчан батырлык өчен» һәм башкалары дәлилли. Шөкер, әти сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан. Сугыштан кайткан озын буйлы батыр ир-егетне Норлат районы (хәзер Яшел Үзән) эчке эшләр органнарына бик теләп эшкә алалар. Чиләбе шәһәрендәге милиция кадрлары әзерләүче курсларда укып кайткач, Мамадыш, Танай авылларына участок инспекторы итеп эшкә билгелиләр. Аннан соң, иң авыр участоклардан саналган Ходяш, Бритвино кебек рус авылларына җибәрәләр. Авыр җинаятьләрне ачуда катнашуы өчен, сугыштан алып кайткан бүләкләре янына Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелгән мактау кәгазьләре, медальләре өстәлде. 


Әбиебез Камилә сугыш елларында сарык фермасында эшләгән, бар нәрсә фронт өчен, дигән, катгый канун аларны да читләтеп үтмәгән. Сүзне тагын Рәхимә апа дәвам итә: «Сарыкларның сөтен савып, хөкүмәткә тапшыра иделәр, ә бәрәннәр сарыкның бушап калган имчәген имә иде. Әле алар сөте чыкмагач, яшь бала сыман елаган тавыш чыгара иде, әй, кызгана идем шуларны». Рәхимә апабыз әтинең бердәнбер исән-сау булган якын туганы, сеңлесе. Аның үсмер чоры сугыш вакытына туры килә. Әле, Аллаһка шөкер, зиһене яхшы. Балачак рәхәтен татымаган килеш тә, бик тиз өлкәнәеп китүен сагынып та, кайчак мәзәкләп тә сөйли: «Кичләрен күршебездә яшәгән хәллерәк кешеләргә, аларның әтиләре керосин алып кайта иде, утырмага кереп, фронтка җибәрергә оекбашлар, бияләйләр бәйли идек. Мин мылтыктан атарга җайлы була, дип өч бармакчалы пирчәткә бәйләдем. Яз көне берничә кызны «оба» кушаматлы Габбас абыйга ияртеп симәнәгә рус авылына җибәрделәр. Ул авылга Зөя елгасы аша чыгарга кирәк. Көймәче бабай бик арыган иде, ахрысы, без утыруга ишкәкләрен Габбас абыйга сузды. Аның «Оба рукой качай», дигән сүзен ишетеп, пырхылдап көлеп җибәрдек. Арабызда иң чая быз булган Әминә шыпырт кына: «Габбас абый, сине каян белә икән бу бабай?» Әлеге авылга барып кергәндә бик ашыйсыбыз да, эчәсебез дә килә иде инде,бер йортка тукталып, ишәрәләп кенә су эчәсе килгәнне аңлатабыз. Марҗа түти: «Откуда вы», дигәнгә, Әминәбез шартлатып « Атлар сукада шул», диеп куйды. Беребез дә русча бер сүз дә белми идек, шуңа кызык хәлләргә тарыдык та инде». 


Әти үзенә тормыш иптәше итеп, авылдашы Мәсфия Минһаҗетдин кызын сайлый. Әниебез бик сабыр, тыйнак булды. Без биш бала әбиебез тәрбиясендә үстек, әти-әни гел эштә булды. Бер-берсенә терәк булып, алар 50 ел тигезлектә гомер иттеләр. Камилә әбиебез дә кадер-хөрмәттә 90 яшенә җиткәндә генә бакыйлыкка күчте.Салкын ферма, салкын суда кер чайкаулар, эзсез узмады, әбиебез ревматизм чире белән җафаланды. Озак яшәвенең серен гел хәрәкәттә булып, язга чыккач бар витамин безнеке иде, кайчак кычыткан да табып булмый иде, диеп, аңлаткан иде. 


Ел да авыл уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг уза. «Җиңү көне» җыры яңгырый башлауга ук тәннәр чемерди, йөрәкләр кага башлый, быел тыныч тормышта яшәвебезгә 75 ел була. Иң тетрәндергеч минутлар ул мәктәп коллективы, укучылары, укытучылары тарафыннан, соңгы елларда авылдашларыбыз да кушыла башлаган «Үлемсез полк» маршының һәйкәл янына килүедер, мөгаен. Быелгы Җиңү көненә бер генә сугыш ветераны да калмады. Акциядә катнашучыларның кулларында ветераннарыбызның портретлары, әйтерсең лә, алар: «Без исән, сезнең арада, без мәңгегә үлемсез», дигән шикелле «карап» торалар. Безнең кулыбызда да әтиебез фотосы, бик ярата иде ул 9 май бәйрәмен, горурланып бара иде. Әтиебезнең узган сугыш елларын хәтерләтеп, онытмыйча, искә алып торыр өчен, балаларына, оныкларына күрсәтерлек ядкаръ булып орден-медальләре, хәрби билеты гына калды шул! 


Розалия Ибраһимова. Норлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: