Яшел Үзән

Сугыш – кешелек дошманы

Инде күп еллар үтсә дә, миллионнар гомерен өзгән, илләрдә шул кадәр ятимнәр калдырган, тол хатыннарның елга сулары кадәр яшьләрен түктергән сугыш газаплары һаман күңелдән чыкмый. Беркем дә сугыш фаҗигаләреннән читтә калмады. Һәр гаиләгә кагылды. Безнең авыл артык зур булмаса да, 200дән артык кеше сугышка алынды. Сугыш барышында яраланып кайтучылар саны...

Инде күп еллар үтсә дә, миллионнар гомерен өзгән, илләрдә шул кадәр ятимнәр калдырган, тол хатыннарның елга сулары кадәр яшьләрен түктергән сугыш газаплары һаман күңелдән чыкмый.

Беркем дә сугыш фаҗигаләреннән читтә калмады. Һәр гаиләгә кагылды. Безнең авыл артык зур булмаса да, 200дән артык кеше сугышка алынды. Сугыш барышында яраланып кайтучылар саны да аз булмый. Сугыштан исән-сау кайтучылар санын төгәл әйтеп булмый. Кайберәүләр сугыштан кайтып, шәһәргә китеп бардылар. Кайтканнар да инде бу дөньяда юк.
Сугыш галәмәтләре безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. 50 яшьлек әтине трудармиягә мобилизовать иттеләр. 17 яшьлек бертуган апа Кайбыч районының Чәчкаб авылы кырында 35-40 градус суыкта окоплар казыды. Олы абыем Мәхмүт, әле 18 яшь тулган гына, сугышның беренче көннәрендә үк военкоматтан повестка алды. Сугыш башлануга берничә көн калганда, ул Норлат урта мәктәбен тәмамлап кайткан иде. Хыялы, техник вузга кереп, киләчәктә укуны дәвам иттерү. Ул елларда, урта мәктәптә уку өчен катлаулы фильтрлар аша узарга туры килде. Үзебез авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, абый Норлат урта мәктәбенә юл тота. Авылдан барысы 20ләп бала бара. Ул елларда, җиде еллык мәктәптә укучылары күп булганлыктан, параллель класслар яшәп килде. Әгәр укуларын дәвам итә алмасалар, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, авылда калалар, яшь булсалар да, колхоз эшенә тартылалар. Башта әти-әнисенә ияреп эштә булышалар, бераз үскәч, колхозда мөстәкыйль рәвештә эш урынына басалар. Абыйның әйтүе буенча кабул итү имтиханнарын биргәндә утырырга парталар җитми, кайберәүләрнең язма эшләрне үткәргәндә идәнгә утырып язу бер дә гаҗәп түгел. Имтихан фильтры аша 2 балага гына узу бәхете елмая, калганнары колхозда кала. Берсе - минем абый, ә икенчесе - Садыйков Габбас. Норлат авылы белән безнең авыл арасы 15 чакрым. Тулай торакта яшәп, һәр ялда авылга кайтып йөриләр, өйдән атна буена җитәрлек азык-төлек алып китәләр. Өйдә дә инде, мин сиңа әйтим, ашау-эчү «ташка үлчим» генә. Гаиләдә 8 бала, дәүләттән ярдәм юк. Кара икмәк тә такы-токы гына. Әни күп балалар тәрбияләсә дә, колхоз эшләреннән калмады. Ерак кырга урак урырга кечкенә баланы арбага салып тартып йөргәне һич тә хәтердән чыкмый. Без, калган сабый балалар, кечкенә арба артыннан ияреп барабыз. Колхозда эшләгән кешегә азмы-күпме икмәген дә биреп килделәр. Балаларым ачлыктан тилмермәсен дип, әнинең колхоз эшеннән башы чыкмады. Абый мәктәп елларында, каникул вакытында колхоз эшләреннән бушамады, булышырга мине дә ияртә. Ул 3 ел рәттән, җәяүләп, Норлат белән Танай арасындагы юлларны таптады. Мәктәптә күп җәмәгать эшләрен башкарды. Иң яхшы рәсем ясаучы булганга, урта мәктәп газетасының баш рәссамы вазыйфасын башкарды. Мин дә аңа ияреп рәсемнәр ясаштыргаладым. Бу һөнәрнең миңа армиядә хезмәт иткәндә файдасы тиде.
Армиягә алгач та, абыйга авиакурсларга юллама бирделәр (10 класс тәмамлаучы булганга күрә). Хәрби очучы булырга тиеш иде. Ләкин мондый борылыш булмый калды. Сугышның беренче көннәреннән үк немец бомбардировщиклары аэродромнарда безнең самолетларны күпләр юк иттеләр күрәсең, хәрби очучыларга караганда, коры җир гаскәрләре кирәк булгандыр, абыйны фронтка җибәрәләр. Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Сугыш кырында авылдашы Шәнгәрәев Сәлимгәрәй абыйны очрата. Бер-берсен кочаклап, хәл-әхвәлләрне белешәләр. Өйдән килгән хатлары белән уртаклашалар. Абыйны икенче төрле хәрби берләшмәгә күчереп куялар. Шуннан соң, авылдашның язмышы билгесез булып кала. Абый артиллериягә эләгә. Башта аны 122 мм гаубицага наводчик итеп билгелиләр, бераздан ул расчет командиры була. Дошман оборонасын җимерүдә, аның техникасын сафтан чыгару буенча артиллериянең нинди роль уйнаганын һәр солдат яхшы белә. Юкка гына «артиллерия - бог войны» - димәгәннәрдер. Дошман танклары безнең окопларга ябырылып килгәндә, төз атып, хәтта туры наводка белән, күп танкларны яндыргач, армада окопларга, траншеяларга килеп җитә алмый, күпме гомер сакланып кала. Батырлыклары өчен күп артиллеристлар орден һәм медальләргә лаек булалар. Минем абый да дәүләт бүләген ала. Төз атып, дошманның берничә машинасын яндыра.
Фронтта җиңүләр белән бергә чигенүләр, югалтулар да хәтсез күп булганын һич тә инкарь итеп булмый. Бер мизгелдә тормышың кыл өстендә калып гомер өзелергә тора. Моны сугыш кырында булган һәр кеше хәтерли. Дошман самолетлары безнең оборона объектларын бомбага тоталар. Бер бомба абый батареясы урнашкан траншея янына төшеп шартлый. Траншеяда яткан сугышчыларны туфрак белән күмеп куя. Абый, аңсыз калып, контузия ала. Бәхеткә, өстә исән калган иптәшләре боларны казып чыгаралар. Шулай итеп, үлем тырнагыннан коткарып калалар. Уйламаган очраклы хәлләр дә булып ала: абыйны батарея командиры донесение белән штабка җибәрә. Заданиене үтәп кайткач, үз күзләренә үзе ышанмый. Батарея урнашкан урын җир белән тигезләнгән. Дошман самолетлары, блиндажларны бомбага тотып, биредәге барлык җан иясен тереләй җиргә күмеп киткәннәр. Әгәр абый штабка китмәсә, ул да шушындый язмыш кочагында кала иде. Шөкер, абыйны Ходай саклап калган инде. Дошманны үз җирендә куып барганда Одер елгасын кичәргә туры килә. Күпер юк, аны җимергәннәр ара-тирә безнекеләр вакытлы күперләр корып маташа. Һөҗүмне дәвам иттерү өчен, тиз генә көнбатыш ярга чыгып, плацдарм алырга кирәк. Кул астында йөзү кирәк ярагы бар, шуларга утырып ябышып, эләгеп чыкканда, абый утырган көймә янында снаряд шартлап, көймәне каплап куя, абый исән калып, йөзеп бара торган бүрәнәгә ябыша. Шулай итеп, аңа каршы ярдан дошман пулялар очып торганда ярга чыгу насыйп була. Ул бу вакытта Жуков җитәкләгән Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында була. Дошман Берлинга таба чигенә. Әмма абый хезмәт иткән хәрби берләшмә, Берлинны боҗрага алып, әйләнеп уза һәм Потсдам шәһәренә үтеп керә. Абый Җиңү көнен Потсдам шәһәрендә каршы ала. Сугыш беткәч тә, абый тагын 2 елга Германиядә кала.
1947 елда гына туган якка әйләнеп кайту насыйп була. Кайткач, юридик институтны тәмамлап, следователь, прокурор вазыйфаларын башкара һәм шул эшләрдән соң лаеклы ялга чыгып, бүген Башкорстанның Октябрьский шәһәрендә яши. Ике баласы, 4 оныгы, ике оныкчыгы бар. Бүген безнең авылдан фронтка киткән, исән ике кеше генә калды. Берсе Мостафин Фидан, икенчесе Фатыйхов Мәхмүт - минем бер туган абыем.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: